Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
Актуаль

Чуваш Майнасында ферма төзелеп бетте

Сентябрь башыннан бирле әлеге авылда урнашкан ике сыер абзарында өч йөз баштан артык мөгезле эре терлек асрала, ә шушы көннәрдә бирегә тагын 100 баш тана алып кайттылар.

Ферманы «Алексеевск» халык предприятиесе хезмәткәрләре торгыза, биредә 438 баш ит токымлы эре терлек тотыла, шуларның 250се сыер, 14е үгез, 74 башы - 6 айга кадәрге бозаулар һәм йөзе таналар.

Терлекләр ике сыер абзарында тора, хәзер тагын икене төзиләр. Идарәче Геннадий Чернышов хәбәр иткәнчә, барлык корпуслар да ремонтланганнан соң Абердин-Ангус токымлы терлекләрнең гомуми саны 600 башка кадәр артачак.

“Ферма эшли башлаганнан бирле биредә 12 яңа эш урыны барлыкка килде, алар арасында 3 тракторчы, 6 терлек караучы. Хәзер өченче абзарны ремонтлау эшләре төгәлләнә, анда ут, су тоташтырабыз, ишекләр куябыз. Яңа елда бирегә савым сыерлар кертеләчәк” - дип хәбәр итте Геннадий Николаевич.

Бу хуҗалыкта сыерлар һәм бозаулар әлегә көтүдә. Без көтүче Сергей Игнатьев белән аралаштык, аңа Черный исемле эте ярдәм итә.

“Ферманы яңадан эшләтеп җибәрүләре бик яхшы, эш урыннары барлыкка килде, хәзер беркая да йөреп эшләргә кирәкмәячәк. Сыерлар сентябрьдән бирле көтүдә һәм халык аларның зират янындагы агачларны кимереп ашауларыннан бик канәгать, алар үзләренчә тәртип урнаштыралар. Сыерлар бик яхшы, бергәләп йөриләр, ялгыз гына беркая да китмиләр. Әгәр дә берәрсе читкә китсә, Черный шунда ук кире куып киләчәк. Мин хәтта үзем белән чыбыркы да йөртмим”, - ди Сергей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев