Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Донор көне

Хөрмәтле алексеевскилылар, авыл хезмәтчәннәре, төрле милек рәвешендәге предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре!

24 гыйнварда Республика кан тапшыру үзәге белгечләре тарафыннан районыбызда «Донор көне» уздырылачак.

Кан алу Алексеевск үзәк район хастаханәсе территориясенең диагностика бүлегендә, 2 катта сәгать 9дан башкарылачак.

18 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләр донор була ала. Донорларга кичтән майлы, әче, тозлы, югары калорияле ризык ашамаска, барлык төрдәге алкогольле эчемлекләр кулланмаска кирәк. Үзегезнең һәм башка кешеләрнең иминлеген тәэмин итү максатларында медицина битлеге кию мәҗбүри. Үзең белән паспорт булу шарт.

Донор якынча 400-450 мл. кан тапшыра. РФ Хезмәт кодексының 186 маддәсе нигезендә донорларга бер көн ял, шулай ук 933 сум акча бирелә.

Кан бирүдән дә игелеклерәк эш юктыр. Кан бирүче донор аның каны кемгә ярдәм итәчәген уйламыйча гражданлык актын башкара. Кешеләргә икенче гомер бүләк итү - бик кыйммәтле нәрсә.

Донорлыкны үстерү һәм кешеләрнең гомерен саклап калу буенча уртак тырышлыгыбыз дөньябызны баерак итәр, барлык битараф булмаган кешеләр өчен чын үрнәк булыр дип ышанабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев