«Элита»ның җиңүе һәм ата-аналардан рәхмәт сүзләре
«Таң» газетасы редакциясенә район мәдәният йортының «Элита» үрнәк эстрада-хореография кол-лективының ата-аналарыннан һәм катнашучыларыннан дулкынландыргыч хат килде.
Анда — җиңү шатлыгы, балалар өчен горурлык һәм бу юлда янәшә булган һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләре әйтелә.
«Элита» үрнәк эстрада-хореография коллективы Алексеевск районын «Созвездие–Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә лаеклы тәкъдим итте һәм «Хореография» номинациясендә беренче урынны яулады.
Бу җиңүгә без озак һәм тырышып килдек — артта алты ай репетицияләр, дулкынланулар, сынаулар һәм нәтиҗәгә ышаныч калды. Башта зональ этап булды, анда да без беренче урынны алдык, аннары — беренче һәм икенче турлар. Һәм менә нәтиҗә — Казанның «Пирамида» концерт комплексында узган суперфиналга чакыру.
Чын күңелдән безнең җитәк-челәребез Елена Секалина һәм Дарина Жидковага сабырлыклары, про-фессиональлекләре һәм балаларыбызга керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең ярдәм белән алар югары нәтиҗәләргә ирешеп кенә калмый, ә ышанычлы, максатчан һәм илһамлы булып үсәләр.
Аерым рәхмәт сүзләрен Алексеевск районы башлыгы Сергей Анатольевич Демидовка, «Алексе-евскдорстрой» ААҖ директорлар советы рәисе Фоат Вәли улы Вәлиевка, «Алга» ЧҖҖ генераль директоры Самат Сөләйман улы Гатинга, Алексеевск районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Алёна Михайловна Свистуновага һәм Алексеевск районы мәдәният йорты директоры Анна Вячеславовна Левшинага җиткерәбез. Сезнең ярдәм бу уңышның мөһим өлешенә әверелде.
Без алга таба да хезмәттәшлеккә өметләнәбез һәм балаларыбызны алда тагын да күп якты чыгышлар һәм җиңүләр көтүенә ышанабыз.
Ихлас рәхмәт белән ата-аналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев