Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Фермерлар һәм зуртигәнәлелеләр мобилизацияләнгәннәр өчен УАЗ автомобиле сатып алдылар

Алексеевскилылар махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр.

Барлык фермер хуҗалыклары көче белән УАЗ автомобиле һәм аны ремонтлау өчен запас частьләр сатып алынды. Шулай ук сугышчыларга тәгәрмәчләр, генератор, пычкы, инструментлар, азык-төлек, посылкалар һәм шәхси гигиена әйберләре дә җибәрелде.

«Барлык фермерлар да бу тәкъдимне бер сүзсез хупладылар һәм үз мөмкинлекләренә карап акча бүлеп бирделәр. Димәк, кешеләр барысын да аңлыйлар һәм җитдилек белән карыйлар. Самат Гатин, Леонид Строкин, Николай Демин бик зур өлеш кертте», - дип хәбәр итте фермер Алексей Козин.

 

Район Советы депутаты Николай Козинның шушы көннәрдә тепловизор сатып алуын һәм аны махсус хәрби операция зонасында булган алексеевскилыларга тапшыруын аерым билгеләп үтәргә кирәк.

Автомобиль һәм гуманитар ярдәм ДНР шәһәрләренең берсенә илтеп тапшырды.

 

***

 

Зур Тигәнәле авылы кешеләре мобилизацияләнгән егетләргә машина һәм гуманитар ярдәм итеп кайттылар.

Авыл халкы ярты миллион сумга якын акча җыйган, шул акчага УАЗ, ике мич-буржуйка, дарулар, җылы киемнәр сатып алганнар. Авыл халкы да, мәчетебез дә бу изге эштә бик теләп катнашты,- ди Рафаэль абый.

«Минем улым мобилизацияләнде һәм хәзер якташларыбыз белән ДНРда. Аның сигез кешедән торган бүлегендә Алексеевск, Зур Тигәнәле, Кыркүл, Масловка, Сахаровкадан егетләр бар. Без алар өчен барлык кирәкле әйберләрне дә җыйдык. Машина аларга бер урыннан икенче урынга күчәргә һәм азык-төлеккә барып килү өчен кирәк. Яраланган очракта, яралыны госпитальгә итәргә  мөмкин, штабтан машина килгәнен көтмисең. Машинаны сатучыга без аны Донбасска егетләргә итәбез дигәч, ул «бу минем җиңүгә керткән өлешем булсын» дип бәяне төшерде. Машина бик яхшы хәлдә. Улым һәм махсус хәрби операциядәге якташларыбыз аны алуда ярдәм иткән, шулай ук гуманитар ярдәм һәм посылкалар өчен рәхмәт белдерәләр. Аларның кәефләре яхшы, кирәкле нәрсәләр белән тәэмин ителгәннәр, тамаклары тук. Гөлнур Сафинага, Илһам Гатинга, Нарисә Садыйковага, машинаны йөртеп барган Радик Мәхмүтовка  да рәхмәт, аларның акча җыюда зур өлеш керткәннәре өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә. Бераздан, тагын бер кат барып килербез дип планлаштырабыз», - дип сөйләде Зур Тигәнәле авылында яшәүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев