Яшь талантлар төбәкара конкурс жюриен сокландырды
Россия халыкларының мәдәни мирасы елы һәм бөек остаз Бакый Урманченың тууына 129 ел тулу уңаеннан Буа шәһәрендә «Б.И. Урманчены кабатлыйбыз – 2026» төбәкара иҗади конкурсы узды.
Оештыручы — 1нче Буа балалар сәнгать мәктәбе. Алексеевск балалар сәнгать мәктәбе (сынлы сәнгать бүлеге) укучылары кабат үзләренең югары дәрәҗәсен раслады — алар күп санлы лауреат исемнәренә лаек булды.
Бакый Урманче — татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучылар белән бер рәттә торучы бөек шәхес. Аның иҗаты — туган якка мәхәббәт, гади пейзажларда һәм кешеләр йөзендә тирән мәгънә күрә белү үрнәге. Остаз әсәрләрен кү-череп ясау аша яшь рәссамнар композиция серләрен, төс тирәнлеген һәм тра-дицияләргә хөрмәт тәрбиясен үзләштерә.
Укытучы Светлана Владимировна Обрезкова җитәкчелегендә сынлы сәнгать бүлеге укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтте.
Иң югары бүләк — I дәрәҗә лауреат исеме — биш укучыга бирелде:
Милена Черевова — «Лия Загидуллина портреты (сары туннан)»;
Елена Коновалова — «Йөзем җыю»;
Кристина Якимова — «Эш көннәре» (сынлы сәнгать номинациясендә);
Арина Русакова — «Кызыл күлмәкле кыз».
II дәрәҗә лауреат исеменә Замирә Галимова «Советлар Союзы Герое Б. Рәхимовның әнисе портреты» эше өчен лаек булды.
III дәрәҗә лауреат дипломнарына ия булдылар:
Габдулхалик Сөн-гатуллин — «Кама тамагы (Чулмантамак, Лобач)»;
Дарина Корнеева — «Урал алды»;
Инна Баязитова — «Татар кызы» (сынлы сәнгать номинациясе).
Алексеевск балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен бу конкурс иҗади үсештә мөһим этап булды. Алар рәсем ясау осталыгын гына түгел, ә татар сәнгате традицияләрен тирән аңлауларын да күрсәтте.
Яшь рәссамнар һәм аларның остазы районны республика һәм Россия күләмендәге конкурсларда лаеклы тәкъдим итеп, даими югары нәтиҗәләргә ирешә.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга илһам, яңа иҗади уңышлар һәм якты җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев