Илсур Кәлимуллин: кишәрлектәге чикләүләр турында алдан белү мөһим
Җир сатып аласызмы? Беренче эш — кадастр картасын ачыгыз.
Җир кишәрлеге сатып алганда аның бәясенә һәм урнашу урынына гына түгел, ә куллану мөмкинлекләренә кагылышлы чикләүләргә дә игътибар итү мөһим.
Ни өчен саклау зоналары булуына игътибар итәргә кирәклеге турында Татарстан Республикасы Росреестры идарәсенең Алексеевск, Әлки һәм Спас районнары буен-ча муниципальара бүлеге начальнигы Илсур Кәлимуллин сөйләде.
— Ни өчен сатып алу-сату килешүендә җир кишәрлегендә саклау зоналары булуын күрсәтү мөһим?
— Килешү төзегәндә сатучы сатып алучыга җир кишәрлегенә бәйле барлык йөкләмәләр һәм чикләүләр турында хәбәр итәргә тиеш. Аларга саклау зоналары — махсус куллану шартлары булган территорияләр дә керә.
Әгәр бу мәгълүмат сатып алучыга җиткерелмәсә, ул кишәрлек бәясен ки-метүне, килешүне өзүне яки китерелгән зыянны каплауны таләп итәргә хокуклы. Шуңа күрә бу мәгълүматлар сатып алу-сату килешүендә мәҗбүри рәвештә күрсәтелергә тиеш.
— Махсус куллану шартлары булган зоналар нәрсә ул һәм алар милекчене ничек чикли ала?
— Кишәрлекнең саклау зонасы чикләрендә урнашуы үзе үк аның белән килешүләр ясауны тыя дигән сүз түгел — җирне сатарга, сатып алырга яки бүләк итәргә мөмкин. Әмма милекче билгеләнгән чикләүләрне исәпкә алырга тиеш.
Мәсәлән, мондый зоналарда төзелеш тыелырга мөмкин яки инженер челтәрләрдән — газүткәргечләрдән, электр тапшыру линияләреннән һәм башка объектлардан — билгеле бер ераклык саклау таләп ителә.
— Сатып алучы алдан ук кишәрлектә чикләүләр барлыгын ничек белә ала?
— Моның өчен берничә ысул бар:
— Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә сорарга;
— территориянең кадастр планын карарга;
— кишәрлекне ачык кадастр картасында тикшерергә.
Бу чыганаклар ышанычлы мәгълүмат алырга һәм сатып алганнан соң күңелсез хәлләрдән сакланырга ярдәм итә.
— Җир сатып алганда нәрсәгә аеруча игътибар итәргә киңәш итәр идегез?
— Иң беренче чиратта ашыкмаска һәм кишәрлек турында барлык мәгълүматны җентекләп тикшерергә кирәк. Чикләүләрнең төзелешкә һәм җирне куллануга йогынты ясарга мөмкин булуын аңлау мөһим.
Килешү алдыннан грамоталы тикшерү — сатып алуның имин һәм киләчәктә юри-дик проблемалар китермәвенең төп гарантиясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев