Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

«Җиңү армиясенә кушыл!» акциясе старт ала

Бүген, 15 июльдә, Татарстанда 12 сәгатьлек «Җиңү армиясенә кушыл!» акциясе старт ала. Акция «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узачак, ул иртәнге сәгать 8дә башлана һәм 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чараны Россия Герое Рәсим Баксиков алып барачак.

Марафонга волонтер-әбиләр, сугышчыларны коткаручы медиклар һәм волонтер-балалар, шулай ук, әлбәттә, махсус хәрби операциядә катнашучылар кушылачак.

Акциядә Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашачак. Аңа шулай ук республика районнары һәм шәһәрләре башлыклары да кушылачак, алар арасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев та булачак. Россиянең башка төбәкләреннән дә кушылулар күздә тотыла.

«Безнең геройлар» циклыннан фильмнар, шулай ук махсус операция зонасыннан ТНВ хәбәрчеләренең репортажлары күрсәтеләчәк. Алгы сызыктан ерак булмаган урыннардан турыдан-туры кушылулар да планлаштырыла.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, Элвин Грей псевдонимы белән билгеле Радик Юльякшин ТНВ студиясендә кунакта булачак. «Болгар радиосы» студиясенә Татарстан Республикасының атказанган артистлары Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова һәм Рифат Зарипов киләчәк.

Марафон ТНВның рәсми төркемендә ВКонтакте социаль челтәрендә һәм канал сайтында трансляцияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев