Җиңү белән кайтыгыз!
Алексеевскида мобилизацияләнүчеләрне өйрәнү полигонына озаттылар.
Аграр көллияттә мобилизация ресурсларын җыю пункты ачылды, анда өлешчә мобилизациянең икенче дулкыны бара.
Якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә бирегә кыюлык күрсәткән һәм Ватан чакыруына җавап биргән район кешеләре җыелды. Әле кичә генә оста һөнәр ияләре - комбайнчылар, төзүчеләр, эшчеләр, эшмәкәрләр, хезмәткәрләр иделәр, ә бүген алар ил флагы астында Ватанны сакларга әзерләнәләр. Район башлыгы Сергей Демидов мобилизация-ләнүчеләрне өйрәнү полигонына озату алдыннан алексеевскилыларга рәхмәт белдерде.
“Беренче чиратта шуны әйтәсем килә, сез качмадыгыз, курыкмадыгыз, Ватанны саклауга намус белән килдегез. Моның өчен сезнең алда башымны иям. Сез биредә калучыларны якларга барасыз: хатыннарыгыз, балаларыгыз, әниләрегез тыныч күк йөзендә яшәсен өчен. Сезгә бер генә нәрсә телим-барыгыз да исән һәм сәламәт кайтыгыз. Якыннарыгыз өчен борчылмагыз – мин сезгә вәгъдә итәм, без көн саен ярдәм итә алырлык нәрсәләр белән ярдәм итәчәкбез, моны шәхси контрольгә алам, беркемне дә калдырмыйбыз. Аллаһы Тәгалә ярдәмендә җиңү белән кайтыгыз”,- дип мөрәҗәгать итте Сергей Анатольевич беренче сугышчылар командасын җибәргән вакытта мобилизация-ләнүчеләргә. Икенче көнне солдатларның икенче өлешен озатканда да шул ук сүзләрне әйтте. Биредә ир-егетләр үз гаиләләренең иминлеге өчен күңелләре тыныч булу өчен район башлыгы белән төрле мәсьәләләр буенча фикер алыша алдылар.
Дин әһелләре дә алексеевскилыларны җылы сүзләре һәм догалары белән озатты.
“Кадерле кардәш-ләребез, сез исән-имин кайтсагыз иде дип без көнгә биш тапкыр сезнең өчен дога кылырбыз. Барысы да яхшы булсын һәм өйләрегезгә бер зыян да тимичә әйләнеп кайтыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте Алексеевск мөхтәсибе мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков сугышчыларга.
“Кадерле сугышчылар, сезнең бүген бик җаваплы көн - сез Аллаһы Тәгалә фатихасын, якыннарыгызның, район җитәкчелеге-нең, дин әһелләренең фатихасын аласыз. Бу ир-егетләр бурычы, һәм без моңа әзер булырга тиеш – ул һәрвакыт булды. “Кем Аллаһы Тәгалә белән, дога белән, ул җиңелмәс, – дигән Александр Суворов, Федор Ушаков, Александр Покрышкиннар. Дога - безне Аллаһы Тәгалә белән бәйләүче көч!”,- диде Алексеевск округының благочинные, протоиерей Павел Чурашов. Шуннан соң ул правослау динен тотучыларны изгеләндерде һәм догалар тапшырды.
Якшәмбе һәм дүшәмбе иртәсендә колледж янындагы мәйданда аларны озатырга хатыннары, балалары, ата-аналары, туганнары, дуслары һәм танышлары җыелды. Алар барысы да солдатларны өйрәтү полигонына озатырга килделәр. Десантчылар, чик сакчылары, диңгезчеләр дә ярдәм сүзләрен әйтергә килделәр. Хатын-кызлар елый, балалар әтиләренең тизрәк кайтуларын тели... Ир-егетләр исә, үзләрен батырларча тоттылар. Чакырылганнарның күбесе армиядә кайнар нокталарда хезмәт иткән, тәҗрибәләре бар. Медицина һәм чакырылыш комиссиясен үткән вакытта без аларның кайберләре белән сөйләшеп алдык.
Чакырылганнар арасында 8 ел элек армиядә элемтәче булып хезмәт иткән Кирилл Белобородов та бар. Хәзер бу хәрби белгечлеккә ихтыяҗ зур.
“Повестканы көтмәдем. Чакырырлар дип уйладым, ләкин кичә 15.00 сәгатьтә повестка алып, икенче көнне иртәнге 7дә хәрби комиссариатка килеп җитәргә тиеш дигәч, югалып калдым. Туганнарым, әлбәттә, бик борчыла, әмма мин аларны тынычландырам, кәефсезләнмәгез дим. Кәефсезләнергә ярамый - бу намус һәм бурыч эше, Ватанны якларга барабыз бит. Качу, яшеренү дөрес түгел. Хәрби бурычлы кеше ахырга кадәр барырга тиеш, курыкмаска”, - ди Кирилл.
“Мобилизациягә мораль яктан әзер идем, чакыруларын белә идем. Бу безнең бурычыбыз, егетләргә алгы сызыкта ярдәм итәргә кирәк, алар безне көтәләр”, - дип ышаныч белән тыныч кына сөйли десантчы Александр Банницин.
Алексеевскилылар Казан кырыендагы өйрәнүләр уза торган урында армия хезмәте күнекмәләрен торгызачаклар һәм шимбә көнне туганнары һәм якыннары алар янына кунакка килә ала.
ЗАГСтан - хәрби комиссариатка!
Өлешчә мобилизация район халкын «паспорттагы штампка» карашын үзгәртергә мәҗбүр итте. Октябрь аенда районыбызда үз мөнәсәбәтләрен законлаштырырга теләүчеләр саны арткан. ТР ЗАГС идарәсе карары белән Татарстанда никахны теркәүнең гадиләштерелгән процедурасы эшли башлады. «Хәзер повестка күрсәткән очракта гашыйклар бер сәгать эчендә язылышырга мөмкиннәр. Мондый мөмкинлектән 6 пар файдаланган, алар гариза биргән көнне үк язылышканнар», - дип хәбәр итте ЗАГС бүлегенең әйдәп баручы белгече Алсу Кәбирова.
Дүшәмбе көнне Галия белән Алексей Капитоновлар үз мөнәсәбәтләрен теркәгәннәр. Алар Алексейны өйрәнү полигонына озаткан көнне язылышканнар.
«Без инде 8 ел бергә яшәдек һәм язылышуыбызны нигәдер гел кичектердек. Повестка бер ай элек килде һәм шул чакта без язылышырга булдык, ЗАГСка гариза бирдек. Ашлык җыюда катнашуыма бәйле рәвештә, мине шунда ук алмадылар, ә урып-җыюны тәмамларга дип вакыт бирделәр. Һәм менә кичә сәгать 3тә кырга повестка алып килделәр, мин комбайнымны куйдым да өйгә җыенырга дип кайтып киттем. Үзегез дә аңлыйсыздыр эшләр күп, аларны тәмамларга кирәк. Ә бүген иртә белән безне язылыштырдылар», - ди Алексей.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев