Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт!

Өлкәннәр көне алдыннан өлкәннәр үзләренең социаль хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре һәм хөрмәт белән мөрәҗәгать итәләр.

Алексеевскида яшәүче Галина Ивановна Грачева социаль яклау бүлегенә юллаган хатында рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Мин Светлана Александровна Чубаковага бик рәхмәтлемен, ул минем ярдәмчем генә түгел, ә хәтта гаилә әгъзасы, якын дустым һәм туганым кебек бик якын кеше. Ул минем өчен бик күп нәрсәләр эшли – болар барысы да минем тормышымны яхшырта һәм җиңеләйтә, ул ашамлыклар, дарулар алып килә, башка хезмәтләр күрсәтә һәм болар белән генә чикләнми. Светланага игелекле йөрәге, изге күңеле һәм намуслы хезмәте өчен зур рәхмәт».

***

Шәмә авылыннан Сәхибә Хәмәтәр кызы Юлдашеваның гаиләсе социаль хезмәткәр Нина Петровна Уленговага өлкәннәргә карата сабырлыгы, хезмәте, игътибарлы, ярдәмчел, игелекле булуы өчен зур рәхмәт белдерә.

Бу кеше үз эшенә зур мәхәббәт белән карый. Аңа теләсә кайсы вакытта шалтыратырга була, ул һәрчак элемтәдә. Без аның хезмәтен хөрмәт итәбез һәм һәр очрашуны бәйрәм кебек көтеп алабыз. Аның белән өйгә яхшы кәеф һәм өмет килә. Нина кебек кешеләр өлкәннәрнең тормышын үзгәртә беләләр - аны яктырак, шатлыклырак, яхшырак итә».

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үзләренең карамагында булган өлкән яшьтәге кешеләрне чын күңелдән Зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне белән тәбрик итәләр. Аларга ныклы сәламәтлек, яратып, өметләнеп, тормышка шатланып яшәүләрен, якыннары белән бәхет һәм озын гомер серләре белән уртаклашып яшәүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев