Казан Сабан туенда Алексеевск районы утары кунакларны нәрсә белән җәлеп итте
Пушкин, рус йорты һәм халык уеннары
Узган шимбәдә Алексеевск районы Тынычлык бистәсе каенлыгында узган Казан Сабан туенда үз утарын тәкъдим итте.
Республиканың төп милли бәйрәменә Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән меңләгән кунак җы-елды.
Иртән һава торышы яңгырлы булды. Күкне куе болытлар каплады, вак яңгыр бәйрәмдә катнашучыларны борчып торды. Әмма төш вакытына явым-төшем туктады, кояш чыкты, һәм Сабан туе мәйданы тиз арада кешеләр белән тулды. Кунаклар агымы муниципаль районнар утарларына юнәлде, аларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм үзенчәлекләре белән танышты.
Күпсанлы матур мәйданчыклар арасында Алексеевск районы утары аеруча игътибарны җәлеп итте. Быел ул башкалардан шактый аерылып торды. Муниципалитет-ларның күбесе татар милли мәдәниятенә басым ясаса, алексеевскилылар рус тематикасын тәкъдим иткән санаулы районнарның берсе булды. Концепциянең нигезенә Александр Сергеевич Пушкин әкиятләре салынган иде.
Мондый карар очраклы түгел. Бөек рус шагыйренең иҗаты бүген дә ил мәдәниятенең мөһим өлеше булып кала һәм төрле буын кешеләрен берләштерә. Нәкъ менә һәркемгә балачактан таныш булган Пушкин әкиятләре мәйданчыкның бизәлеш нигезенә әверелде.
Керү урынында ук кунакларны Александр Сергеевич Пушкин образы каршы алды. Аннары килүчеләр чын әкият дөньясына эләкте. Биредә «Солтан патша турында әкият»тәге тиенне, карт белән алтын балыкны һәм Пушкин әсәрләренең башка танылган геройларын күрергә мөмкин иде. Рус өе, көнкүреш әйберләре, халык киемнәре һәм бердәм стильдә башкарылган декоратив элементлар аерым атмосфера тудырды.
Күп кенә кунаклар башта теманың гадәти булмаган сайланышына гаҗәпләнде.
Александр Пушкин әкиятләре белән бәйле идея бик матур килеп чыккан. Безне капка төбендә шагыйрь образындагы егет каршы алды. Ул эшләпәсен салды, баш иде һәм матур әдәби юллар белән утарга чакырды. Шунда ук эчтә нәрсә көткәнен беләсе килде. Ә анда чын әкият икән. Бигрәк тә тиен ошады. Ул музыка коралында уйнады, без аның белән бераз биеп тә алдык, аннары ул безне татлы чикләвекләр белән сыйлады. Бизәлеш бик матур. Күк төсендәге өйләр һәм әкияти урыннар шунда ук игътибарны җәлеп итте. Соры күк фонында бу төс аеруча якты һәм бәйрәмчә күренде. Бизәлешкә күп көч һәм күңел җылысы салынуы сизелә иде, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Казан шәһәрендә яшәүче Гөлназ Хәйруллина.
Чыннан да, мәй-данчыкта кунаклар бик күп булды. Берәүләр әкият геройлары янында фотога төшсә, икенчеләре остаханәләрдә катнашты, өченчеләре халык традицияләре белән танышты. Утар көне буе диярлек кешеләр белән тулы булды.
Мәйданчыкка бәй-рәмнең дәрәҗәле кунаклары да зур игътибар бирде. Утарда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды. Ул улы Искәндәр һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин белән бергә Алексеевск районы экспозициясе белән танышты. Кунакларны район башлыгы Демидов Сергей Анатольевич каршы алды һәм мәйданчык концепциясе, анда тәкъдим ителгән урыннар турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов яңартылган утар мәйданын карады, рус өенә керде, аның эчке бизәлеше һәм традицион көнкүреше белән танышты. Республика Рәисе шулай ук әзерләнгән сый-нигъмәтләрне бәяләде һәм бәйрәмдә катнашучылар белән аралашты. Рәсми очрашу тиз арада җанлы һәм иркен сөйләшүгә күчте. Республика җитәкчесе халык уеннарында кызыксынып катнашты һәм хәтта әйлән-бәйләнгә дә кушылды. Бу кунаклар һәм бәйрәмдә катнашучылар арасында ихлас елмаюлар тудырды.
Остаханәләр һәм халык уеннары да килүчеләрдә зур кызыксыну уятты. Теләүчеләр төрле уеннарда үз көчләрен сынап карады, халык һөнәрләре белән танышты һәм таганнарда атты. Кунакларны шулай ук рус милли ашлары белән сыйладылар, алар зур популярлык казанды.
Утарда Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы экспозициясе дә аерым урын алды. Предприятие кулдан бизәкләп тукылган эшләнмәләр тәкъдим итте, алар күптән инде районның визит карточкасына әверелде. Кунаклар күлмәкләр, сарафаннар, өстәл япмалары, сөлгеләр, палантиннар һәм җирле осталар куллары белән эшләнгән башка әйберләрне күрә алды.
Алексеевск ута-рының матур һәм үзенчәлекле экспозициясе артында зур команда башкарган күләмле хезмәт тора. Бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, спорт мәктәбе белгечләре, Алексеевск аграр колледжы укытучылары һәм студентлары, нәфис әйберләр туку фабрикасы осталары, «Эдем» җәмгыяте вәкилләре, үзмәшгульләр, иҗат коллективлары һәм башкалар бар иде.
Сабан туена әзерлек бәйрәмгә кадәр күп вакыт алдан башланды. Мәйданчык бизәлеше, костюмнар, уен зоналары, остаханәләр эше, сый-нигъмәтләр әзерләү һәм кунакларны каршы алу – һәр деталь җентекләп уйланылды. Бу уртак хезмәт нәтиҗәсендә Казан Сабан туенда көне буе иң күп кеше килгән утарларның берсе барлыкка килде.
Алексеевск районы республикабызның төп милли бәйрәмендә чираттагы тапкыр лаеклы чыгыш ясады. Ул традицияләргә хөрмәт, иҗади караш һәм бердәм команда ярдәмендә кунаклар күңелендә озак сакланырлык проектлар тудырып булуын тагын бер кат раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев