Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Көзге ярминкә: җаның теләгән товар бар

Ял көннәрендә район үзәгендә якынлашып килүче Өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкә узды.

«Оазис» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта фермерлар, үзмәшгульләр һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз про-дукцияләрен түбән бәядән саттылар. Алексеевск район башлыгы Сергей Демидов ярминкәдә сатылган әйберләрнең бәяләре һәм ассортименты белән шәхсән үзе танышты. Сер-гей Анатольевич ярминкәдә тәкъдим ителгән товарларны ка-рады, шулай ук сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Сәүдәгәрләр арасында Кр. Баран авылында яшәүче Илья Сергеев та бар иде, ул кунакларны үзенчәлекле товар - җиләк үсентеләре белән шатландырды. Аның 16 тартма үсентесен бер сәгатьтән дә азрак вакыт эчендә сатып алып бетерделәр.

Көзге ярминкәдә сатып алучылар беренче тапкыр «Сенса-ция» һәм «Азия» үсентеләрен сатып ала алдылар. Өстәвенә, район үзәгендә яшәүчеләр уртача базар бәясеннән ике тапкырга түбәнрәк булган җиләк үсентесе бәясенә гаҗәпләнде.

«Район җитәкчелеге үтенече буенча, бер җиләк үсентесен 42 сумнан саттым. Бу бик түбән бәя, чөнки гадәттә аларның бәясе йөз сумга кадәр җитә. Ярминкәдә алексеевскилылар кулай бәядән товар сатып ала алсын дип телим. Көннәр кыска вакытта үсә торган сортларны сатып бетердем, чөнки киләсе ел уңышы өчен без 6500 җиләк үсентесен утырттык – аңа бер километр түтәл һәм аңа шулкадәр үк пленка кирәк булды,. Шуңа күрә бүген калган җиләк үсентеләрен алып килдем. Киләсе елда планда күләмне арттыру һәм 44 сутый кишәрлеккә утырту, моның өчен без күрше җир кишәрлеген сатып алдык», - дип планнары белән уртаклашты Илья Сергеев.

Ярминкәдән сатып алучылар традицион продукция – ашлык, ит, яшелчәләр дә сатып алдылар, аларның бәяләре күпчелек очракта түбән иде. Үзешчән халык артистлары рус һәм татар телләрендә җырлар башкарып, сатучыларга һәм сатып алучыларга яхшы кәеф бүләк иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев