Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Актуаль

Льготалы категориягә керүчеләр ОСАГО полисы бәясенең яртысын кире кайтара ала

2026 ел башыннан Россия Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге 429 төбәк кешесенә ОСАГО полисы бәясен компенсацияләү түләвен башкарды.

Әлеге ярдәм чарасына теләсә кайсы төркем инвалидлар, инвалид балалар, шулай ук медицина күрсәтмәләре буенча транспорт чараларын кулланучы аларның законлы вәкилләре хокуклы.

Үз — үзеңне иминиятләштерүче

Соңгы вакыттагы төп яңалык — процедураның мөмкин кадәр гадиләштерелүе. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге компенсацияне гаризасыз тәртиптә билгели. Моның өчен документлар җыеп йөрергә кирәкми. Фонд белгечләре кирәкле мәгълүматны Федераль инвалидлар реестрыннан һәм Социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасыннан үзләре ала.

Автоматик рәвештә түләү алу өчен бер мөһим шарт бар: ОСАГО килешүен рәсмиләштергәндә анда иминиятләнде-рүченең яки транспорт чарасы хуҗасының СНИЛС номеры күрсәтелгән булырга тиеш.

— Түләү билгеләнгән көннән соң өч эш көне эчендә гражданга әзер булуы турында хәбәр җибәрелә, — дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Сумма һәм

шартлар турында нәрсә белергә кирәк

Компенсация иминият премиясенең нәкъ яртысын тәшкил итә. Шул ук вакытта төгәл кагыйдәләр гамәлдә:

Түләү календарь ел дәвамында бары тик бер транспорт чарасы өчен генә бирелә.

Иминият полисында өчтән артык йөртүче күрсәтелергә тиеш түгел. Алар арасында мәҗбүри рәвештә инвалид үзе яки аның законлы вәкиле булырга тиеш.

Төп нигез — индивидуаль реабилитация һәм абилитация программасында (ИПРА) автомобильнең медицина күрсәтмәләре буенча кирәк булуы турында нәтиҗә булу.

Ничек мөстәкыйль рәвештә эш итәргә

Гаризасыз тәртип һәрвакыт эшләми (мәсәлән, мәгълүмат базаларында яңарту вакытында башкарыл-маса яки СНИЛС полиста күрсәтелмәгән булса). Бу очракта фонд көтеп тормаска, ә инициатива күрсәтергә киңәш итә.

Гаризаны полис гамәлдә булган чор дәвамында теләсә кайсы уңайлы ысул белән тапшырырга мөмкин:

«Госуслуги» порталындагы шәхси кабинет аша онлайн.

Яшәү урыны буенча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең теләсә кайсы клиент хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итеп.

Күп функцияле үзәк (МФЦ) офислары аша.

Гаризага өч документ беркетергә кирәк: ОСАГО иминият полисы, кирәкле нәтиҗәсе булган гамәлдәге ИПРА һәм акчаны күчерү өчен банк счёты реквизитлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев