Миңнеханов Алексеевск районы приставына Татарстанның атказанган юристы исемен бирде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның атказанган юристы» исемен бирү турындагы карарны имзалады.
Документ республика җитәкчесенең рәсми сайтында чыкты.
Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Алексеевск районы суд приставлары бүлеге җитәкчесе, өлкән суд приставы Светлана Куделько «яхшы хезмәте, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен» мактаулы исемгә лаек булды, диелгән документта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев