Район халкы өмәләргә кушылды
1 апрельдән Алексеевск районында санитар-экологик икеайлык старт алды, ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Тиешле боерыкка Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Еллык язгы кампания-нең төп максаты - кыштан соң торак пунктларны тәртипкә китерү. Салкын айларда көнкүреш чүп-чарлары җыела, ишегаллары, урамнар, җәмәгать урыннары, төзекләндерү объектлары игътибар таләп итә. Якындагы атна-ларда территорияләрне санитар чистарту буенча зур күләмдә эш көтелә.
Алексеевск районы гадәттәгечә ике айлыкка актив кушылды. Апрельнең беренче көннәрендә үк торак пунктларда беренче өмәләр үткәрелде. Өмәгә оешма-учреж-дениеләр коллективлары, авыл җир-лекләре, иҗтимагый берләшмәләр вәкил-ләре һәм битараф булмаган кешеләр чыкты. Мондый уртак эш тизрәк тәртип урнаштырырга һәм уңайлы мохит тудырырга мөмкинлек бирә.
Җаваплы хезмәтләр алдына эшләрне системалы оештыруны тәэмин итү бурычы куелды. Чаралар исемлегенә чүп-чарны вакытында чыгару, урамнарны һәм җәмәгать урыннарын чистарту, территорияләрне буяу һәм төзекләндерү, һәйкәлләрне һәм мемориалларны тиешле хәлгә китерү, агачларны агарту, шулай ук юл буйларын һәм кешеләр күп була торган урыннарны тәртипкә китерү керә. Барлык чаралар планлы рәвештә ике ай дәвамында үткәрелергә тиеш.
Яшьләрнең катнашуына һәм экологик тәрбиягә аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар акциягә беренчеләрдән булып кушылдылар һәм аккошлар күле территориясен җыештырдылар. Яз җитү белән бирегә ко-шлар кайта, килүчеләр агымы арта. Әмма калдырылган чүп-чар канатлыларга зыян китерергә һәм табигый балансны бозарга мөмкин, шуңа күрә мондый инициативалар аеруча әһәмиятле.
Якындагы атналарда районның барлык авыл җирлекләрендә өмәләр һәм экологик акцияләр узачак. Эшкә предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр чакырыла - беркетелгән территорияләрдә тәр-типне тәэмин итү мө-һим. Шәхси секторда яшәүчеләргә шулай ук үз ишегалларына һәм янәшәдәге участокларга игътибар итәргә киңәш ителә.
Санитар-экологик икеайлык - өмә генә түгел, ә уртак нәтиҗә өчен көчләрне бер-ләштерү мөмкинлеге дә ул. Районның чисталыгы һәм төзеклеге күп очракта һәр кешенең үзенә бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев