Рәсем конкурсында 3нче урын — алексеевсклы Елена Коновалова
«Тарих эзләреннән» — «По следам истории» исемле X Бөтенроссия рәсем конкурсының тантаналы ябылу чарасы 24 апрельдә Казандагы Татар китабы йортында узды.
Быелгы конкурс Россиянең 17 төбәгеннән 1 165 катнашучыны берләш-терде, бу аның югары дәрәҗәсен һәм әһәмиятен раслый.
Алексеевск районын Коновалова Елена лаеклы тәкъдим итте — ул «Живопись» но-минациясендә өченче урынны яулады. Аның «Шүрәле» дип аталган эше Габдулла Тукай әсәренә иллюстрация буларак башкарылган.
Йомгаклау эшенә керешкәнче, Елена Тукай әкиятләре буенча берничә эскиз сериясе әзерләгән. Композицияләр катлаулы, күпфигуралы, урман пейзажы җентек-ләп эшләнгән. Аннары сюжет А3 форматына күчерелеп, гуашь белән мазок техника-сында башкарылган, бу исә әсәрнең күләмен, фактурасын һәм эмоциональ халәтен җиткерергә мөмкинлек биргән.
Яшь рәссамны Светлана Владимировна Обрезкова укыткан.
Еленаны һәм аның остазын лаеклы нәтиҗә белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев