Росреестр милекчеләргә кадастр эшләренең максатын аңлата
Район халкы комплекслы кадастр эшләре үткәрү турында хәбәрләрне ешрак ала башлады.
Бу нәрсәне аңлата, ни өчен кирәк һәм милекчеләргә ничек йогынты ясарга мөмкин — бу хакта Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Алексеевск, Әлки һәм Спас районнары буенча муниципальара бүлеге начальнигы Илсур Калимуллин сөйләде.
— Комплекслы кадастр эшләре үт-кәрелү турында хәбәр алдым. Бу нәрсәне аңлата?
— Комплекслы кадастр эшләре дәүләт программасы кысаларында үткәрелә һәм кадастр кварталы чикләрендәге барлык күчемсез милек объектларын колачлый. Аларның максаты — участокларның чикләрен, объект-ларның урнашуын төгәлләштерү һәм актуаль мәгълүматларны Бердәм дәүләт кү-чемсез милек реестрына (ЕГРН) кертү.
Хәбәрләр милек хокукына ия затларга дәүләт хезмәтләре порталы аша яки, реестрда булса, электрон почтага җибәрелә.
— Әгәр мин инде межевание ясаткан булсам, ни өчен миңа хәбәр килгән?
— Элек кадастр эшләре үткәрелгән булса да, комплекслы кадастр эшләре кысаларында төгәлләштерү сезнең участокка да кагылырга мөмкин. Бу квартал буенча барлык мәгълүматларны бердәм, төгәл координаталарга китерү һәм мөмкин булган реестр хаталарын бетерү зарурлыгы белән бәйле.
— Эшләрдән соң участок мәйданы үзгәрергә мөмкинме?
— Әйе, бу мөмкин. ККЭ барышында чикләр төгәлләштерелә, һәм мәйдан бераз үзгәрергә мөмкин — артырга да, кимергә дә. Әмма мондый үзгәрешләр закон белән билгеләнгән чикләрдә — гадәттә 10 проценттан артмый.
— Мондый эшләр ни өчен үткәрелә?
— Төп максат — ЕГРНны төгәл һәм актуаль мәгълүматлар белән тулыландыру. Бу чикләре төгәлләнмәгән участоклар санын киметергә, хаталарны бетерергә һәм күчемсез милек белән килешүләрне җиңеләйтергә мөм-кинлек бирә.
Бүгенге көндә чикләре билгеләнгән булу — күпчелек операцияләр өчен мәҗбүри шарт.
— Үз участогымның яңартылган чикләрен кайдан күрергә була?
— Мәгълүматлар ЕГРНга кертелгәннән соң, алар ачык кадастр картасында чагыла. Шулай ук милекче белешмәгә заказ биреп, объект турында актуаль мәгълүмат ала ала.
— Әгәр милекче участок чикләре белән килешмәсә, нишләргә?
— Бу очракта ул язма рәвештә каршы дәгъва бирә ала. Моның өчен комплекслы кадастр эшләре үткәрелгән территориядә җирле үзидарә органы каршында килештерү комиссиясе төзелә.
Моны комиссия утырышын әзерләү һәм үткәрү чорында, шулай ук беренче утырыш узганнан соң 35 календарь көн эчендә эшләргә мөмкин.
— Җирләрне үз белдегең белән алу очракларына игътибар итәсезме?
— Әйе, мондый очраклар теркәлә. Мәгълүматлар тик-шерү үткәрү һәм чаралар күрү өчен җир күзәтчелеге органнарына тапшырыла.
— Мондый эшләр үткәрелә торган территорияләр ничек сайлана?
— Кадастр кварталлары билгеләнгән критерийлар буенча сайлана. Чикләре билгеләнмәгән участоклар саны, реестр хаталары булу, шулай ук мөмкин булган хокук бозулар билгеләре, шул исәптән җирләрне законсыз куллану очраклары исәпкә алына.
— Эшләр нәтиҗә-сендә милекчегә нинди дә булса документ биреләме?
— ККЭ нәтиҗәләре буенча территория картасы-планы төзелә, аның нигезендә ЕГРНга мәгълүматлар кертелә. Милек-челәргә аерым документлар бирелми, әмма теләгән очракта алар белешмә алып, яңартылган мәгълүмат белән таныша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев