Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Рөстәм Миңнеханов «Безнең заман» конкурсы финалистларын котлады

Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» X ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты Казанда узды. Ул «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте.Юбилей чарасында 1,4 меңнән артык үзешчән артист – эшче һөнәрләр вәкилләре катнашты. Алар эштә генә түгел, иҗатта да талантлы булуларын күрсәтте, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов концерт ачылышында. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Фото

«Бүген без дәүләтебез өчен иң мөһиме — хезмәт кешесе икәнен аңлыйбыз. Бу кешеләр безнең республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләп кенә калмый – алар талантлы да. Без фестивальнең үсеш динамикасын күрәбез, шулай ук предприятие җитәкчеләреннән дә ярдәм таптык. Фестиваль коллективларны чын мәгънәсендә берләштерә. Предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләүче кешеләр – алар безнең илнең патриотлары. <...> Алар безнең республиканы күрсәтә, һәм без аларга таянабыз», – дип белдерде Татарстан җитәкчесе.

Гала-концертка кадәр өч сайлап алу этабы үткәрелде. Алар Әлмәт, Түбән Кама һәм Казанда узды. Беренче зона этабы өч йөзгә якын катнашучы җыйды, Түбән Кама туры – дүрт йөздән артык артистны, Казан этабы – алты йөздән артык башкаручыны җәлеп итте. Ә финал гала-концертында 650дән артык артист катанашты, алар юбилей сезонының иң яхшылары дип табылган иде. Фестивальдә катнашу өчен Татарстанның 43 районыннан 187 предприятие гариза биргән.

Быел Гран-прига «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе командасы лаек булды. Ул Татарстан Президентының күчмә кубогын, фестиваль иганәчеләрненнән бүләкләр һәм 500 мең сумлык акчалата сертификат алды.

«Безнең заман герое» махсус призы «КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыяте командасына бирелде. Командага кубок һәм 300 мең сумлык сертификат тапшырылды. Моннан тыш, индивидуаль башкаручылар һәм иҗат коллективлары да бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев