Татарстан яшьләре «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында грантлар ота ала.
Төгәл ярдәм
Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үтте: «"Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты – балага беренче адым ясарга, ә яшьләргә үз идеяләрен эшкә ашырырга булыша торган төгәл ярдәм. Мәктәп укучыларының, студентларның, яшь белгечләрнең үзләрен төрле юнәлешләрдә сынап карау һәм үзе үсәргә теләгән юнәлешне табу мөмкинлеге булу бик мөһим».
Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен мөмкинлекләр
Мәктәп укучылары өчен «Большая перемена» бөтенроссия бәйгесе бар. Өлкән сыйныф укучылары һәм колледж студентлары 1 млн сумга кадәр, ә белем бирү оешмалары 2 млн сумга кадәр грантлар өчен көч сынаша ала.
«Росмолодёжь.Гранты: Двигай сообщества» бәйгесендә Татарстаннан дүрт инициатива гомуми суммасы 3 млн сумнан артык булган ярдәм алды. Республика командасының «Я в Агро» беренче сезонында җиңүе авыл территорияләрен үстерү буенча алты проектның һәркайсына 5 млн сумга кадәр акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

Урам культурасы һәм остазлык
«КАРДО»ның IX сезонында Татарстаннан 1 634 кеше гариза биргән. Катнашучылар 13 юнәлештә ярыша. Татарстан вәкилләре остазларның «Быть, а не казаться» Бөтенроссия бәйгесендә дә катнаша.
«Твой Ход» һәм яңа грантлар
Студентлар өчен «Твой Ход» проекты гамәлдә. Узган сезонда Татарстаннан 30 вәкил финалга чыккан, ике студент үз проектлары өчен берешәр миллион сум откан.
Хәзер «Росмолодёжь.Гранты» бәйгесенең икенче сезонына гаризалар кабул ителә — 15 сентябрьгә тикле. 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Максималь грант — 1 млн сум. 18 номинациянең берсе буенча бер проект тәкъдим итеп була.
Гариза әзерләүдә ярдәм
Гаризаларны әзерләгәндә методик материаллар һәм мәгариф ярдәме кулланырга була. Татарстанда бәйге экспертлары командасы эшли, ә «Юлдаш» ИИ-боты ярдәм итә ала.
Нет комментариев