Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Татарстан Социаль фонды яңа кагыйдәләр көченә кергәннән соң бер мең артык гаиләгә ана капиталы хисабыннан айлык акчалата түләүләр билгеләде

Ана капиталы акчасыннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйткән үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң, Татарстанда 1300 гаилә ана капиталыннан ай саен түләүләр ала башлады.

 Аларның 150 артыгы  3 яше тулмаган  ике һәм аннан да күбрәк  балага түләү рәсмиләштергән.

       «Гражданнар өчен уңайлыклар арттыру  һәм ана капиталы акчаларын  куллану мөмкинлекләрен киңәйтү максатында, программа даими рәвештә  уңай үзгәрешләр кичерә. 2023 елдан башлап ана капиталыннан акча алу хокукы  булган  ата-аналар саны артты. Хәзер ул 3 яшькә кадәр һәр балага, шул исәптән беренче балага да бирелә. Элек гаиләләр ана капиталын бу максатларга бары тик икенче бала тугач кына файдала иде. Гаиләдә 3 яшькә кадәр берничә бала булган очракта да бары бер түләү  генә каралган идее», – дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

        Айлык түләү гариза биргән вакытка гаилә яшәгән төбәктә балалар өчен  билгеләнгән бер яшәү минимумы күләмен  тәшкил итә. Татарстан Республикасында ул  аена 11 852 мең сум .

        Элеккеге кебек үк, түләү гаиләдә җан башына уртача  керем бер кешегә ата-аналарның мөлкәти һәм эш белән тәэмин ителешен исәпкә алмыйча исәпләгәндә ике яшәү минимумыннан артмаган   гаиләләргә билгеләнә. Шул рәвешле, әгәр гаиләдә 3 яшькә кадәр берничә бала булып,  түләү билгеләгәннән соң да җан башына керем  ике яшәү минимумыннан артмаган икән, ата-аналар тагын бер түләүне рәсмиләштерә ала. Гариза һәр бала өчен аерым тапшырыла.

          Шуны да билгеләп үтү мөһим, гаилә бердәм пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән очракта, аларга  2023 елга кадәр ана капиталы акчалары исәбеннән билгеләнгән айлык түләү  туктатылачак. Аны  билгеләү өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, социаль фондның клиент хезмәтләрендә яки күпфункцияле үзәккә килеп  яңадан гариза бирергә кирәк. Калган барлык документларны Фонд мөстәкыйль рәвештә соратып алачак. Гариза 10  эш көнендә карала.  Уңай карар кабул ителсә, акчалар 5 эш көне эчендә түләнә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев