Татарстанда гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә җәлеп итү дәвам итә
Бүген иң заманча һәм ихтыяҗ зур булган юнәлешләрнең берсе — пилотсыз системалар гаскәрләре.
Алексеевск районының хәрби комиссары Владимир Макаров билгеләп үткәнчә, мондый бүлекчәләрдә хезмәт итү классик хәрби хезмәттән шактый аерыла.
«Бүген пилотсыз системалар иминлекне тәэмин итүдә һәм төрле бурычларны үтәүдә мөһим роль уйный. Бу — югары технологияле юнәлеш, анда техник фикерләүгә ия, игътибарлы һәм тәртипле кешеләр кирәк», — дип сөйләде Владимир Макаров.
Аның сүзләренчә, пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп өстенлекләренең берсе — хәрби хезмәт-кәрләрнең турыдан-туры сугыш бәрелеше зонасыннан читтә эш башкаруы. Эш икенче, өченче линияләрдә һәм аннан да арырак алып барыла. Белгечләр пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итә, мәгълүмат эшкәртә, техниканы хезмәтләндерә һәм җиһазлар әзерли.
Тагын бер мөһим үзенчәлек — заманча һәм ихтыяҗлы күнекмәләр алу мөм-кинлеге. Хезмәтне башлар алдыннан кандидатлар мәҗбүри укыту үтә, ул ике-өч ай дәвам итә. Бу вакытта булачак хәрбиләр пилотсыз аппаратлар белән идарә итәргә өйрәнә, җиһазларны үзләштерә һәм заманча техника белән эшләү буенча практик тәҗрибә ала.
Пилотсыз системалар бүлекчәләрендә дрон операторлары гына түгел, башка белгечләр дә кирәк. Монда электроника ремонты, техник хезмәт күрсәтү, компьютер системалары һәм программалаштыру өлкәсендә белгечләргә дә ихтыяҗ зур.
Моннан тыш, мондый бүлекчәләрдә контрактның төгәл билгеләнгән срогы бар. Хезмәтнең минималь вакыты — бер ел, шуннан соң хәрби хезмәткәр хезмәтне тәмамлау хокукына ия. Башка гаскәр төрләренә күчерү каралмаган.
Татарстанда контракт буенча хезмәт итү җитди социаль ярдәм чаралары белән тәэмин ителә. Контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 миллион сум тәшкил итә. Шулай ук хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен төрле ташламалар һәм гарантияләр каралган.
Хәрби комиссар билгеләп үткәнчә, контрактны 18 яшьтән гражданнар төзи ала. Республикада документларны тиз һәм уңайлы рәвештә рәсмиләштерү өчен барлык шартлар тудырылган.
Моннан тыш, Татарстанда Африка корпусында хезмәт итү өчен кандидатлар җыю да дәвам итә. Бүген аеруча медицина хезмәтенә һәм пилотсыз очу аппаратлары бүлекчәләренә игътибар бирелә. Аның сүзләренчә, корпусның медицина хезмәтенә төрле белгечләр — медицина шәфкать туташларыннан алып тар профильле табибларга кадәр — кирәк. Төп таләп — профильле белем һәм гамәлдәге аккредитация булу.
Пилотсыз системалар өлкәсендә дә белгечләр кирәк. Биредә компьютер техникасы һәм электроника белән эшләү күнекмәләре мөһим.
— Пилотсыз системалар операторлары өчен компьютерны ышанычлы куллана белү мөһим. Техника, электрон системалар белән эшләү тәҗрибәсе, шулай ук җиһазларны ремонтлау яки заманча технологияләр белән эшләү күнекмәләре хуплана, — дип аңлатты хәрби комиссар.
Кандидатлар берничә таләпкә туры килергә тиеш. Алар арасында — Россия Федерациясе гражданлыгы, яхшы сәламәтлек, алкоголь һәм наркотиклар белән бәйле проблемалар булмау, шулай ук авыр җинаятьләр буенча судланмаган булу.
Африка корпусында хезмәт итү өчен лаеклы шартлар каралган. Контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 миллион сум тәшкил итә, ә айлык акчалата тәэмин итү 240–310 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Контракт төзү турында тулырак мәгълүматны Алексеевск районы хәрби комиссариатында яки телефон аша алырга мөмкин:
+7 (927) 435-42-46.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев