Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Татарстанда күп балалы 17 мең ана вакытыннан алда пенсия ала

Күп балалы аналар пенсиягә вакытыннан алда, ягъни пенсия яшенә җиткәнче чыгарга мөмкин.

     Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар 50 яшендә пенсиягә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч баласы булган  әниләр  пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыга ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.
      Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен  түбәндәге таләпләр үтәлүе шарт :әлеге категориягә караган хатын-кызның  15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплану, балаларны  8 яшькә кадәр тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү яисә   уллыкка алуны юкка чыгару кебек тискәре күренешләр булмау факты расланырга тиеш. 
      Татарстанлылар sfr.gov.ru сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында үзләренең шәхси кабинетлары аша хезмәт стажларын һәм пенсия коэффициентларының күпме булуын тикшерә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев