Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы балык цехы, ФАП һәм авыл кибете ачылышында катнашты

Марат Җаббаров балык һәм ит продукциясе җитештерү белән танышты.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче туктаган урыны «Эдем» предприятиесенең балык цехы булды. Район башлыгы Сергей Демидов һәм Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев белән бергә министр балык продукциясе җитештерүгә старт бирде. Предприятие җитәкчесе Гөлнур Сафина һәм технолог Игорь Степанов 8 кеше эшли торган цех буенча экскурсия үткәрделәр. Төзелешкә предприятиенең 16 миллион үз акчасы салынган, шуларның 7 миллион сумына җиһазлар һәм инвентарьлар сатып алынган.

Биредә диңгез һәм елга, Кама балыкларын эшкәртәчәкләр. Алексеевск, Әлки һәм Спас районнарында яшәүчеләр өчен тозлы, кипкән, ысланган балык, пресервалар һәм балык рулеталары җитештереләчәк - барлыгы 25 төр продукция. Биредә шулай ук кош ите: тавык, каз, үрдәкләр дә ысланачак. Планлаштырылган җитештерү күләме - аена 10 тонна.

Марат Җаббаров предприятиенең җитештерү линиясен киңәйтү белән кызыксынуын югары бәяләде.

«Сезнең проектларыгыз һәм идеяләрегез күп, эшкәртү предприятиеләрен ел саен ачарга кирәк. Мондый производстволарга ихтыяҗ арта бара. Бүгенге көндә әлеге предприятиеләргә инвестицияләр кертү бик дөрес эш», - дип ассызыклады министр.

Сергей Демидов предприятиенең даими үсешен билгеләп үтте һәм «Эдем» ЧҖҖның балык цехы мастеры Валентина Александровна Евграфованы Алексеевск район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Аннары делегация Кр. Баран авылына юнәлде, анда ФАП һәм Алексеевск районы кулланучылар җәмгыятенең комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды.

Сергей Демидов авыл халкын яңа объектлар белән котлады, республика җитәкчелеге адресына рәхмәт сүзләре җиткерде. ФАП фельдшерына җиһазлар алу өчен 20000 сумлык сертификат тапшырылды.

Социаль объектларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Татарстанда авыл кешеләренең барлык кирәкле товарларга һәм сыйфатлы медицина ярдәменә тоткарлык булмаячагына ышаныч белдерде.

“Бу яңа кибет һәм ФАП «Сәламәтлек саклау» һәм «Авыл кибете» Республика программалары ярдәмендә барлыкка килде. Азык-төлек һәм хуҗалык товарлары сатып алу, кирәкле әйберләргә заявка калдыру мөмкинлеге барлыкка килде”, - дип белдерде Марат Азатович. Шуннан соң шәхси эшмәкәр, КФХ башлыгы Александрова Наталья Ивановна үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен алтын медаль һәм диплом белән бүләкләнде.

Кибет ачылышында Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов авылда кооперациянең үсүе турында хәбәр итте.

«Хөрмәтле авыл халкы! Шушы кибетнең, ФАПның ачылуы – бу авыл өчен олы бәйрәм. Бу республикабызда йөз егерме алтынчы, ә Алексеевск районында бишенче кибет. Киләсе елга без Зур Полянкада кибет ачарга планлаштырдык, ул районда алтынчы булачак. Шушы кибетләр өчен, авыл халкына һәм безгә ярдәм иткәннәре өчен Президентка, хөкүмәткә зур рәхмәт әйтәсе килә. Ә сезгә исә яхшы сатып алучылар телим, чөнки кибетне салып була, ә сатып алучысы булмаса аны ачудан мәгънә юк. Кесәләрегездә һәрвакыт акча булсын. Бәйрәм белән сезне!» - диде Рашат Рифкатович.

Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев авыл халкын әлеге әһәмиятле вакыйгалар белән котлады. «Сез бар яктан да килгәнсез. Өйләрегез матур, төзек, һәрбер урамда диярлек юл бар. Барыгызга да исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет телим».

Социаль объектларны ачканнан соң делегация район үзәгендәге «Колос» җитештерү кооперативының колбаса цехында булды. Алексеевск районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Илнур Хәйбуллин цехның яңа линиясе эше турында сөйләде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры предприятие эшчәнлеген югары бәяләде һәм уңышлар теләде.

Министрның визиты районның авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү белән тәмамланды. Ведомство бүләкләренә иң яхшы механизаторлар, комбайнчылар, машина белән саву операторлары, ветеринария табиблары һәм тармак ветераннары лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев