Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
Актуаль

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз: Лисичанскның балалы гаиләләренә ярдәм

Лисичанск һәм Рубежноега шефлык итүче төбәк – Татарстан Республикасыннан адреслы ярдәм партиясе илтеп кайтылды.

Йөк «Алексеевскдорстрой» ААҖ компаниясе катнашында формалаштырылган һәм шәһәрләрнең тормышын тәэмин итү системасында, транспорт,  су белән тәэмин итү эшенә булышлык, шулай ук яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән.

 

Алексеевск юлчылары Луганск Халык Республикасына, төгәлрәге Лисичанск һәм Рубежноега гуманитар йөк илтү буенча хәйрия акциясендә беренче тапкыр гына катнашмыйлар.

Йөккә куәтле ЭЦВ скважина насослары, дүрт дизель генераторы (500 һәм 700 квт) һәм башкалар кергән.

 

Хезмәт транспорты өчен автомобиль шиннары, алюминий канистрлар, ягулык, май һәм һава фильтрлары комплектлары, инструментлар җыелмалары, буксирлау трослары, домкратлар, аккумуляторлар, тормоз колодкалары, амортизаторлар һәм стойкалар, подшипниклар һәм башка запас частьләр җибәрелде. Шулай ук мотор мае, пыяла чистарткыч һәм антифриз озатылды.

 

Адреслы ярдәм кысаларында шәһәр гуманитар үзәгенә техник җиһазлаудан тыш, балалар һәм өлкәннәр өчен, балалы яшь гаиләләр, шулай ук ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр өчен 240 төргәк подгузник алып киттеләр.

Павел Водолазский билгеләп үткәнчә, бу әйберләр барысы да шәһәрнең ихтыяҗларына тулысынча туры килә.

— Татарстан дусларыбызга рәхмәт белдерәсем килә. Алар безгә беренче тапкыр гына ярдәм җибәрмиләр һәм һәрвакыт үтенечләребезгә җавап бирәләр. Без сораганнарның барысын да тулы күләмдә китергәннәр. Бу ярдәм Луганск Республикасы халкы өчен бик мөһим, — дип ассызыклады ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев