Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Владимир Дубровин: «Безнең күңелебез күтәренке!»

Алексеевскидан мобилизация-ләнгәннәргә зур игътибар бирелә һәм ярдәм күрсәтелә.

Узган атнада район башлыгы Сергей Демидов районыбыздан мобилизацияләнгәннәр әзерлек үтә торган полигонга килде, ул аларга беренче кирәк-яраклар тутырган рюкзак, шулай ук Алексеевск лимонады һәм азык-төлек алып барды. «Беренче чиратта сезгә кыю булганыгыз өчен рәхмәт белдерергә килдем. Курыкмадыгыз, качмадыгыз. Сез намус белән хезмәт итәсез һәм Ватаныбыз мәнфәгатьләрен якларга әзер. Яшәү шартлары яхшы. Биредә көн саен тактик өйрәнүләр узасыз. Сезне исән һәм сау-сәламәт килеш көтеп калабыз», - дип язды район башлыгы үзенең социаль челтәрендәге аккаунтында. Сергей Анатольевич сугышчылар белән аралашты һәм алардан тагын нәрсә кирәк булуы турында сорашты. Алар гамәлдәге часть карамагына киткәндә эшелонга үзләре белән алып китәр өчен ярган утын сорадылар.

Берничә көннән 5 кубометр утын Биләр урман хуҗалыгы тарафыннан әзерләнде һәм мобилизация-ләнгәннәргә җыю пунктына тапшырылды. Биләр урман хуҗалыгы директоры урынбасары Рафаэль Хәбибуллин алексеевскилылар өчен 4 тонна ярган каен утыны китерде. Әлеге мәкаләнең авторы да бу вакыйганы төшерергә һәм мобилизация-ләнгәннәр белән аралашырга дип барды. Юлда Рафаэль кибеткә кереп, үзеннән ике тартма тәмле рулет сатып алды: «Егетләребезгә тәм - томнар алып барыйк әле, шатландырыйк», - диде ул.

Мобилизацияләнгән-нәрнең берсе - Алексей Аксенов Рафаэльнең күршесе булып чыкты.

КПда безне матди тәэмин итү ротасы старшинасы Владимир Дубровин каршы алды, ул кирәк-яраклар хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы икән. Ул безгә утыннарны бушату зонасына барырга әйтте һәм территория буйлап барганда без бераз адаштык. Атышлар уза торган урынга чыгып, якташларыбызны очраттык. Егетләребезнең кәефе күтәренке, хәзер генә өйрәнү атышлары төгәлләнгән һәм алар төшке ашка барырга җыена иде. Биредә үк егетләребездән район җитәкчелегенә һәм халкына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтеп, видео-мөрәҗәгать яздырдык. Солдатлар утын бушаткан арада, Владимир Ильич безгә экскурсия үткәрде, мобилизация-ләнгәннәрнең кайда яшәвен күрсәтте. 32 кешелек палаткада ике катлы караватлар тора, эчтә якты һәм җылы. Палатканың ике ягында тимер мичләр тора. «Без хәтта өстебезгә япмыйча да йоклыйбыз», - ди солдатлар. Аннары без поход кухнясына бардык, анда солдат төшке ашын ашап карадык: порцияләр зур һәм тәмле, ит күп, туйганчы ашар өчен барысы да җитәрлек. Машинага таба барганда Владимир Дубровин мунча, чиркәү һәм мәчет урнашкан палаткаларны күрсәтте. Без кайтканда утынны бушатканнар иде инде.

«Кәефебез күтәренке, кирәкле әйберләре-безнең барысы да бар, формабыз җылы, урынга барып җиткәч безгә кышкы кием комплектын да бирәчәкләр. Шул чакта безгә утын кирәгәчәк тә инде, кая барачагыбыз билгеле түгел: частька яки кырга. Өйрәнүләр каты үтә, оныткан нәрсәләрне искә төшерәм, күп кенә яңа нәрсәләргә өйрәтәләр. Минем Төньяк Кавказда терроризмга каршы операциядә катнашу тәҗрибәм бар, ләкин анда безне тауларда сугышырга өйрәттеләр, ә монда тигезлектә сугышырга туры киләчәк. Район җитәкчелегенә һәм халкына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт», - ди Владимир Дубровин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев