Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Актуаль

Войкинода Актай елгасы ярлары чистартылды

«Экологик иминлек» милли проекты: Войкинода су объектларын саклау буенча акция старт алды.

Войкино авыл җирлегендә «экологик иминлек» милли проекты кысаларында уникаль су объектларын саклауга һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә юнәлдерелгән "Россия суы" бөтенроссия акциясе старт алды.

Авылда экологик акцияне Надежда Шабутдинова җитәкчелегендәге «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе активистлары башлап җибәрде. Чараның төп максаты Актай елгасы ярын чүп-чардан чистарту гына түгел, ә яшүсмерләрне һәм яшьләрне әйләнә-тирә мохитне кайгыртуга җәлеп итү булды.

Акциягә Войкино авыл клубы, Войкино авыл китапханәсе хезмәткәрләре, җирле халык һәм мәктәп укучылары кушылды.

Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинова барлык катнашучыларга активлыклары, битараф булмаганнары һәм уртак эшкә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә дә яшьләр Актай елгасының яр буе территориясен чиста саклауда катнашырлар, дигән өмет белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев