Войкинода Хәтер вахтасы
Алексеевск районы Войкино авылында, Актай елгасы ярында, чираттагы Хәтер вахтасы тәмамланды.
Татарстанның сигез отрядыннан (Алексеевск, Спас, Лаеш, Әлки районнары) эзләнүчеләр, илледән артык кеше, менә ничәнче ел рәттән бирегә 1918-1921 елгы Гражданнар сугышы корбаннарының калдыкларын эзләргә җыелалар. Узган ял көннәрендә алар быелгы сменага йомгак ясадылар һәм сезонны яптылар.
Быел эзтабарлар дүрт кешенең сөякләрен һәм рус патша армиясенең ат җигү өчен кирәк-ярагына ошаган предметка тап булганнар. Тәҗрибәле эзләнүче Илья Прокофьев әлеге табыш булачак музейга нигез булыр дигән ышаныч белдерде. Сменада катнашучылар шулай ук “Звезда” эзләү отряды экспонатлары белән таныштылар. Балалар һәм авыл халкы Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышчыларының коралларын һәм кирәк-яракларын күрделәр.
Район башлыгы Сергей Демидов яшь патриотлар һәм аларның тәҗрибәле остазлары белән очрашты.
“Сез бик игелекле эш белән шөгыльләнәсез. Сезнең тырышлыгыгыз ярдәмендә Гражданнар сугышы солдатларының рухлары шат булсын һәм тыныч ятсыннар, аларның сөякләрен тиешле дәрәҗәдә итеп җиргә иңдерергә кирәк булачак. Хезмәтегез һәм тарихка битараф булмавыгыз өчен рәхмәт”, - диде эзтабарларга Сергей Демидов.
Корбаннарның җәсәде җирле зиратка, Караваево авылына күмеләчәк, анда бүгенге көндә алтмышлап кеше җирләнгән инде.
“Соңгы солдат күмелгәнче сугыш тәмамланмаячак әле”, - дип очрашуга йомгак ясады Дан орденының тулы кавалеры М.С. Шляпников исемендәге “Яшьармияче” эзләү отряды әгъзасы Артем Лаврентьев. Ул ел саен Татулык һәм Килешү вахтасында катнаша, шулай ук казу эшләренә регионнан читтә дә чыга. “Мин күптәннән тарих белән кызыксынам. Мин тарихка битараф түгел. Тарихи әйберләрне эзләп- табып хезмәтемнең кечкенә генә бер өлешен кертсәм дә бик шатмын”. Вахта ябылу тантанасында Сергей Демидов аңа патриотик чараларда актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Ирина Монина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев