Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Язгы кыр эшләре вакытында ЛЭП саклау зоналарында кагыйдәләрне үтәү

Кыр эшләре башлану сәбәпле, «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы Чистай электр челтәрләре хуҗалык җитәкчеләренә механизаторлар, машина йөртүчеләр һәм ремонт эшчеләре белән электр үткәргеч линияләренең (ЛЭП) саклана торган зоналарында эшне имин башкару кагыйдәләрен өстәмә өйрәнергә тәкъдим итә.

Аерым алганда, һәр эшчегә электр үткәргеч линияләренең саклана торган зоналарындагы иң куркыныч участоклар һәм электр токыннан зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү ысуллары турында гы мәгълүмат җиткерергә тиеш.
Авыл хуҗалыгы техникасының күчү маршруты юл кәгазендә күрсәтелергә тиеш. Челтәр оешмаларының язмача рөхсәтеннән башка югары вольтлы линияләрнең саклана торган зоналарында биек габаритлы авыл хуҗалыгы машиналары белән эшләү, печән һ.б. йөк ташу, машиналарны һәм механизмнарны туктату тыела. Көч кабель линияләре һәм кабель элемтә линияләрен саклау зоналарында җир сөрү тыела. Югарыда күрсәтелгән таләпләрне үтәмәү бәхетсезлек очракларының сәбәбе булырга мөмкин.
Шәхси затларның, хуҗалык һәм оешма җитәкчеләренең исләренә төшерәбез, электр үткәргеч линияләренең (ЛЭП) һәм подстанцияләрнең саклана торган зоналарындагы барлык эшләр дә челтәр оешмасы белән мәҗбүри тәртиптә килештерелергә тиеш, шулай булмаганда ЛЭП һәм подстанцияләр янындагы теләсә нинди эшләр тыела. Сак зонасында эшләрне килештерү турында язма карар алу өчен кызыксынган затлар "Челтәр компаниясе" АҖ филиалына Чистай электр челтәрләренә кирәкле гамәлләр кылганчы 15 эш көненнән дә соңга калмыйча язмача гариза белән мөрәҗәгать итәргә.
Белешмә:
- Һава линияләренең сак зонасы (ВЛ) - вертикаль яссылыклар белән чикләнгән һава линияләре буйлап җир участогы һәм һава киңлеге рәвешендәге зона, линиянең ике ягында да чыбыклардан түбәндәге ераклыкта тора:
2 м-1000 В ка кадәр көчәнешле һава линияләре өчен;
10 м-6-10 кВ ка кадәр көчәнешле һава линияләре өчен;
15 м-35 кВ ка кадәр көчәнешле һава линияләре өчен;
20 м - 110 кВ ка кадәр көчәнешле һава линияләре өчен;
25 м - 220 кВ ка кадәр көчәнешле һава линияләре өчен ;
- Кабель линияләренең (КЛ) саклана торган зонасы - җир асты КЛ буйлап җир участогы, ул чик кабельләрдән линиянең ике ягына да вертикаль яссылык белән тиешле ераклыкта чикләнгән:
1м-кабель линияләре өчен;
2м- элемтә линияләре өчен.
Подстанцияләрнең саклана торган зоналары - 35, 110 һәм 220 кВ көчәнешле югары класслы подстанцияләр өчен койманың барлык якларыннан да подстанция периметры буенча 15, 20 һәм 25 м ераклыкта булган вертикаль яссылык белән чикләнгән җир участогы һәм һава пространствосы (биеклеге подстанциянең иң биек ноктасы биеклегенә тигез).
«Электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклау зоналарын һәм мондый зоналар чикләрендә урнашкан җир участокларын файдалануның аерым шартларын билгеләү кагыйдәләре» нигезендә (РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 24 февралендәге 160 санлы карары белән расланган) электр челтәре оешмалары белән килештерү турында язмача карардан башка юридик һәм физик затларга түбәндәгеләрне башкару тыела:
- биналар һәм корылмаларны төзү, капиталь ремонтлау, реконструкцияләү яки сүтү;
- агачлар һәм куаклар утырту яки кисү-төпләү;
- җир казу һәм төяү-бушату эшләре;
- йөк белән яки йөге булмаган хәлдә гомуми биеклеге юл өслегеннән 4,5 метрдан артык булган машиналар һәм механизмнарның йөрүе;
- 0,3 метрдан да артык тирәнлектә җир эшләре;
- 4 метрдан да артык биеклектәге авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җиһазларын кулланып, авыл хуҗалыгы кыр эшләрен башкару.
Электр челтәрләрен саклау кагыйдәләре таләпләрен бозуда гаепле вазифаи затлар һәм гражданнар 2001 елның 20 декабрендә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 9.7 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартыла.
Шунысын да искәртәбез: «Челтәр компаниясе» АҖ эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча мәгълүматны 8-800-2000-878 телефоны аша бердәм контакт-үзәккә шалтыратып ала аласыз.

Чистай электр челтәрләре администрациясе.
Реклама хокукларында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев