Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

“Җылытасы килә дөньяны!...”

17 апрель көнне районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары инде күп еллар дәвамында Г.С.Боровиков исемендәге 3 нче мәктәптә традициягә әверелгән иҗади очрашуларның чираттагысына җыелдылар.

“Әдәби кунакханә” быел уникенче тапкыр үзенең кунакларын каршы алды.

Бу кунак - татар шагыйре, журналист, галим.  Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире. Россия Федерациясенең Журналистлар, Татарстанның Журналистлар, Язучылар берлекләре, Татарстан Республикасының  Язучылар берлеге идарәсе, «Евразия иҗат гильдиясе», Россия Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе , Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Абдулла Алиш, Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләре лауреаты. Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе - Ленар Шәех.

Традициягә әверелгән әлеге очрашуларны  башлап җибәргән һәм 11 ел дәвамында югары дәрәҗәдә оештырып килгән хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты ветеран укытучыбыз Роза Мәгъсүм кызы Кутуевага бүгенге көндә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да әлеге традицияне саклап, күренекле шәхесләр белән очрашуларны дәвам итәргә тырышырбыз.

“Җылытасы килә дөньяны!...” исемле әдәби кичәбез авторның шул исемдәге шигырен татар теле һәм әдәбияты укытучылары Вера Ефим кызы Мигушина, Надежда Анатолий кызы Баранова, Гөлшат Фәрит кызы Гатина тарафыннан укудан башланды. Аннан сүз сәламләү өчен 3 нче мәктәп директоры Диләрә Дамир кызы Шакировага бирелде. Ленар әфәнде балаларны һәм кунакларны сәламләп , үзенең тормыш баскычлары турында сөйләп китте. Чарада шагыйрьнең “Үзем белән очрашу”, “Төркиядә басылып чыккан “Аклыкны сагынганда”, “Нәҗип Газизов”, “Бар бездә берәү!” һәм башка күп кенә китапларының язылу тарихларына тукталып кителде. Әйтеп үтәргә кирәк: Ленар Шәехнең бугенге көндә 30 артык китабы дөнья күргән, йөздән артык шигыренә көй язылган. Гомумән кичәдә туган тел проблемалары, гаилә, дин, табигать пролемалары да күтәрелде.

Шагыйрьнең үзе укуында “Әй, бу тел белән күргәннәр”шигыре очрашуда катнашучылар игътибарына тәкъдим ителде.

Әлбәттә, әлеге шигырь беркемне дә битараф калдырмады. Әлеге проблемаларны татар теле һәм әдәбияты укытучылары буген дә кичерә. Шуңа карамастан да, язучыларыбызның иҗатлары аша укучыларда туган телгә мәхәббәт уятырга тырышалар.   Мәктәбебезнең 1А сыйныфы укучылары авторның “Безнең ишегалдында”, 4А һәм 4Б сыйныфы укучылары “Безнең урманда” җыентыгына кергән шигырьләрне бик оста, матур итеп сөйләделәр. Шулай ук 5Б, 7б сыйныф укучылары Камилә Зарипова, Зилә Гаязова, Кәрим Ибрагимов, Илһам Минаков, Илназ Җаббаров  Ленар абыйларының туган тел, туган җир турында шигырьләрен кунаклар йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйләделәр.  Кичәбез ахырында 6Б сыйныф кызлары Валерия Изотова белән Александра Захаркина “Тала, тала” биюен бүләк иттеләр.

Урта Тигәнәле мәктәбеннән килгән кунагыбыз татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Җаббарова Ленар Шәехкә багышланган шигырьне укып китте.

Гөлнара Җаббарова:

“Моннан тугыз ел элек Яшел Үзән шәһәренең 5нче номерлы гимназиясендә Урта Тигәнәле урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Самат Камалов Ленар Шәех турында эзләнү эше эшләп, икенче урынга лаек булган иде. Әлеге конференциядә шагыйрьгә атап үзе чыгарган шигырьне дә яттан сөйләгән иде.... Ленар Шәех белән әлеге очрашуда шул шигырьне укып, шагыйрьнең хатирәләрен яңартып киттек.

Ленар абыйларының Саматка бүләк итеп калдырган китабы бүгенге көндә мәктәп китапханәсендә зур урын алып тора. Дөньякүләм 27 нче әдәби марафонда катнашучы укучылар, Ленар Шәехнең китабын укып, үзләренең язмаларында да актив кулландылар”.

     Ике сәгать дәвамында барган кичәбез сизелми дә үтеп китте. Мәктәп директоры Диләрә Дамир кызы Шакирова авторга рәхмәт әйтеп истәлекле бүләк тапшырды, яңа очрашулар насыйп булсын дигән изге теләктә калып кунаклар “Әдәби кунакханә”дән  таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев