Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

20 сентябрьгә Алексеевск районында 33594 тонна силос әзерләнде

АПК мәшәкатьләре: көзге уңыш, туңга сөрү, ярминкәләр, кеше хезмәте.

Хуҗалыклар туфракны туңга сөрәләр. Бүгенге көнгә 23000 гектар җир эшкәртелгән инде.

 

Умартачылар игътибарына

Аграрийлар көнбагышны десикацияләүгә керештеләр. Десикацияләү нәтиҗәсендә майлы культураларның ак һәм соры черек (склеротиниоз), фомопсис һәм көнбагышның күп кенә башка авырулары кебек куркыныч авыруларның үсүенә контрольлек ителә.

 

Көзге ярминкәләр башланды

Исегезгә төшерәбез: 15 сентябрьдән 29 декабрьгә кадәр Татарстанда традицион шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Мәсәлән, түбән бәяле авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казан шәһәре мәйданчыкларында ачылды инде. Шәһәрлеләр һәм шәһәр кунаклары арзан бәягә Татарстан җитештерүчеләреннән һәм фермерларыннан азык-төлек сатып ала алачаклар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы продукциясеннән башка анда көндәлек кирәк-ярак ашамлык товарлары да булачак. Авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләрендә безнең район да катнашачак.

 

Эшкә тугрылык

 

Быелгы туңга сөрү сезоны аның өчен 35 нчесе. Виктор Иванов, мәктәпне тәмамлагач, Алексеевск урта һөнәри-техник училищесында укый. Механизатор таныклыгы алып, ул “Большевик” совхозына эшкә урнаша. Армиягә кадәр МТЗ-50 тракторында эшли. Армиядән кайткач, яңадан туган совхозында Т-150 тракторына утыра.

 

1983 елның языннан Виктор Иванов шул ук җирдә эшли. Хезмәтегез һәм эшкә тугрылыклы булуыгыз өчен алдыгызда баш иябез, кадерле авыл эшчәннәре!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев