Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алексеевск игенчеләре ашлык җыюны тәмамлый

13 сентябрьгә район хуҗалыклары 52,5 мең гектарга якын мәйданда 162 мең тонна ашлык суктырдылар. Планнан 98,5% ашлык җыелган. Уңыш бер гектардан 31 центнер тәшкил итә.

Хәзер комбайнчылар калган кырларда ашлык суктыра. Сахаровка читендә без Родники авылыннан Геннадий Антонов һәм Чистай Кубасыннан Сергей Паздниковны очраттык. ВЗП «Төньяк Алексеевск» хезмәткәрләре бу кырны бер көндә суктырырга ниятләгәннәрен хәбәр иттеләр.

«Безнең белән әле тагын бер комбайн эшләргә тиеш иде, әмма ул ватылды һәм аны мастерскойга илттеләр. Шуңа күрә, һава торышы мөмкинлек бирсә, иртәгә төгәлләп бетерәчәкбез», - ди Геннадий Антонов. Аның хезмәттәше Сергей Паздников билгеләп үткәнчә, быел уңыш искиткеч булды.

«Ашлык яхшы, күп, һава торышы да тыныч кына эшләргә мөмкинлек бирде. Техникалар ватылмады диярлек, эш туктап тормады, шуңа күрә без уракны яхшы кәеф белән тәмамлыйбыз дип әйтергә дә була. Биредә эшебез беткәч, без кукуруз һәм башка культураларны җыярга чыгачакбыз», - дип уртаклашты комбайнчы.

Бу хуҗалыкта Новоспасск авылыннна ерак түгел алты комбайн эшләде, план буенча алар да шулай ук ашлык суктыруны төгәлләргә тиеш.

«Асылда, күпчелек хуҗалыклар бөртекле культураларны җыеп алуны төгәлләде, кукурузны соңрак җыеп алачаклар. Нигездә, бөртеклеләрне уруда зур мәйданнары булган эре хуҗалыклар гына эшли. Һава торышы мөмкинлек бирсә, атна азагына кырлардан ашлык   бөтенләе белән җыеп алыначак», - дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Валерий Поповнин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев