Алексеевск игенчеләре бөртеклеләрне җыюны дәвам итәләр
12000 гектарга якын мәйданда 44535 тонна ашлык суктырылган.
Фотода «ВЗП Төньяк» комбайнчысы Владимир Левин, машина йөртүче Евгений Зубков һәм хуҗалык җитәкчесе Степан Скворцов. Сабакайка авылыннан ерак түгел урнашкан кырда. Уңыш 1 гектарга 37,6 центнер тәшкил итә. Борынгы традицияләр буенча кырга агитбригадалар чыкты. Районның үзешчән сәнгать артистлары аграрийларны җиңел булмаган вакытта җыр белән хуплыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев