Алексеевск районында язгы чәчү кампаниясе тәмамлану этабына керде
Бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы пред-приятиеләре һәм фермер хуҗалыклары язгы чәчүнең гомуми күләменең 89 проценттан артыгын башкарды.
Быел район аграрийларына барлыгы 50 мең гектар мәйданда чәчү үткәрергә кирәк. Хәзерге вакытта эшләр 40 мең гектардан артык мәйданда башкарылган инде. Солы һәм борчак чәчү тулысынча тәмамланган, техник культуралар буенча эшләр дә ахырына якынлаша. Хәзер хуҗалыклар кукуруз һәм терлек азыгы культуралары чәчүен дәвам итә.
Беренчеләрдән булып чәчүне «Родина» ЧҖҖ, «Девятовское» ЧҖҖ, «Чистополье» агрофирмасы, «Элита» ЧҖҖ, «Трио» ЧҖҖ, «Ләйсән» ПК, шулай ук Әхмәтов, Сәлахетдинов, Сөниев һәм Гомәров крестьян-фермер хуҗалыклары тәмамлады. «Алга» ЧҖҖ һәм Демин КФХсы да эшләрне төгәлләүгә якынлашты.
Язгы кыр эшләре киеренке, әмма оешкан темпта бара. Көн саен туфрак әзерләүдә 25 берәмлек техника катнаша, тагын 33 чәчү агрегаты турыдан-туры чәчүдә эшли. Район аграрийлары тәүлек эчендә якынча 2500 гектар мәйдан чәчә. Кайбер хуҗалыкларда эш ике сменада оештырылган – мондый режим «Алексеевск» халык предприятиесендә, «Алга» ЧҖҖда һәм «Красный Восток» агрохолдингында кул-ланыла.
Белгечләр әйтүенчә, кампания барышында һава торышы мөһим роль уйный. Һәр аяз көнне авыл хезмәтчәннәре мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланырга тырыша, чөнки эшләрне оптималь агротехник срокларда тәмамлау мөһим.
– Бүгенге көндә районда чәчү темплары яхшы. Барлык хуҗалыклар да оешкан төстә эшли, техника әзерләнгән, орлык һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш тулысынча бар. Хәзерге төп бурыч – чәчүне вакытында тәмамлап, киләчәк уңыш өчен ныклы нигез булдыру, – дип билгеләп үтте Алексеевск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Юрий Тюкарев.
Киеренке графикка карамастан, механизаторлар һәм хуҗалык белгечләре тулы көченә хезмәт куюын дәвам итә. Бүген нәкъ менә аларның көндәлек хезмәтеннән киләчәк уңыш һәм районның азык-төлек тотрыклылыгы күпмедер дәрәҗәдә бәйле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев