Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алексеевск районы агросәнәгать комплексы вәкилләренең бизнес-проектларын тәкъдир итү узды

«Агростартап» – үсешкә бер адым

Сишәмбе көнне «Агростартап» программасы кысаларында Алексеевск районы агросәнәгать комплексы вәкилләренең бизнес-проектларын тәкъдир итү узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясенә тәкъдим ителгән бизнес-проектлар ашлык үстерү, сөтчелек фермасы төзүгә һәм умартачылыкка кагылышлы булды.
Шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе Алексей Козин Кыр Шунталысы һәм Зур Полянка авыл җирлекләре территориясендә 206 гектар мәйданда бөртекле һәм майлы культуралар җитештерү проектын тәкъдим итте. Проектны тормышка ашыру өчен 3 миллион сум акча кирәк.
Шундый ук проектны һәм шул ук суммага КФХ җитәкчесе Светлана Хаматвәлиева да тәкъдим итте. Ул ашлыкны Лебедино авыл җирлеге территориясендә генә үстерәчәк.
«Пчелич» кооперативы әгъзасы Ольга Перова 200 баш бал корты һәм 400 умарта оясы сатып алырга фаразлый. Лебедино авыл җирлегендә умартачылыкны үстерү өчен аңа 4 миллион сум акча кирәк.
Алексеевскилы Олег Пузырев Лебяжье янында 40 башка исәпләнгән заманча сөт фермасы төзергә фаразлый. Проектның бәясе –5 миллион сум.
Олег сөйләвенчә, әгәр дә ул җиңсә, ул савым сыерларының баш санын ике тапкырга арттырачак:
- Хәзер бездә 12 сыер һәм 8 тана бар. Бу акчаларга хатыным белән ферма төзергә һәм тагын Голштинск токымлы 20 баш сыер сатып алырга фаразлыйбыз. Проект буенча фермабыз заманча җиһазлар белән җиһазландырылачак: автоматлаштырылган саву системасы, сөтүткәргеч, 800 литрлы тэн-суыткыч. Грант шартлары буенча фермабызда механизаторлар һәм терлекчеләр эшләячәк. Савылган сөтне «Олы Тигәнәле» кооперативына тапшырачакбыз, чөнки мин бу кооперативның әгъзасы. Әлегә кадәр без бөтен сөтне бистәдә яшәүчеләргә сата идек. Әмма сөтне илтү өчен күп көч һәм вакыт китә. Ә хәзер кечкенә балалары булган берничә даими клиентыбыз гына калды, аларны без сөтсез калдыра алмыйбыз. Алар аны кайнатылмаган килеш тә эчәләр. Чөнки сөтнең яхшы сыйфатлы булуын беләләр – без сыерларыбызның сәламәтлеген күзәтеп торабыз һәм барлык ветеринария чараларын вакытында уздырабыз.
Ун ел элек без үгезләрне симертүдән башладык. Аннары 2015 елда сөт юнәлешенә күчтек. Фермабызда хатыным белән бергә эшлибез. Безгә фермада эшләргә үзебезнең биш балабыз булыша, алар зур кызыксыну һәм азарт белән эшли. Аларда хезмәткә, авыл хуҗалыгына мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Әгәр безнең заявка узмаса да, барыбер эшебезне киңәйтәчәкбез. Башка программаларда катнашу өчен дә гаризалар бирәчәкбез.
Бизнес-проектларны анализлау нәтиҗәләре буенча, конкурс комиссиясе агроконкурста җиңүчеләрне билгеләячәк.
Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү буенча әлеге программа авыл җирендә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, авыл халкының үзмәшгульлеген тәэмин итүгә, авылда яшьләрнең эш активлыгын күтәрүгә, авыл тормыш рәвешен саклауга юнәлдерелгән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев