Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алексеевскида «Иң яхшы сабанчы» һөнәри осталык ярышы узды

Районның ун хуҗалык вәкиле мастер исеме өчен көрәште.

Ярышларда катнашучыларны район башлыгы Сергей Демидов сәламләде: «Сез көн саен халкыбыз, алексеевскилылар файдасына хезмәт куясыз. Мин сезгә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, муллык һәм бәхет телим».

Ярышны ачу тантанасында әләмне күтәрү иң тәҗрибәле механизатор Олег Рогожкинга насыйп булды.

Ярышта катнашучыларны районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Газинур Мусин һәм механикалаштыру һәм техник сервис институты директоры Сергей Яхин да сәламләде.

Ярыш дүрт этапта узды: беренче этап – теоретик этап. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне һәм техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүне тикшерүне үз эченә алды.

Икенче этап – практик этап: ЕТО (смена саен техник хезмәт күрсәтү) үткәрү. Өченче этапта сөрүлек агрегатының әзерлеге бәяләнде.

Дүртенче этап - практик, жирәбә буенча сайлап алынган җирне сөрү.

Тракторчы-механизатор хезмәтен тирәнтен аңлар өчен без районыбызның агросәнәгать комплексы алдынгысы Владимир Фунтиковның трактор кабинасына беразга гына булса да керергә рөхсәт итүен сорадык. Ул алтынчы сыйныфтан бирле комбайнчы ярдәмчесе булып эшләвен, ә мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган җирендә хезмәт итү белән тыгыз бәйләнгән һөнәр сайлавын сөйләде. Шулай итеп, укыганнан соң, Владимир Юрьевич авыл хуҗалыгы киңлекләренә әйләнеп кайта һәм бүгенге көнгә кадәр бу өлкәдә хезмәт куя.

Җиңүче дүрт этапта иң күп балл җыю буенча билгеләнде. Җиңүчеләрне һәм призерларны ике номинациядә бүләкләделәр: классик сабан белән эшләүче механизаторлар: 1 урын – Фәрит Гатин «Родина» колхозы; 2 урын – Рәфәгать Гыйззәтов «Алга» колхозы; 3 урын – Альберт Фәттахов «Востокзернопродукт»; һәм әйләнешле сабанлы, куәтле тракторларда эшләүче механизаторлар: 1 урын – Сергей Житин Хәмитов КФХсы, 2 урын – Петр Елдашев ВЗП «Биләр» һәм 3 урын – Алексей Кузьмин «Алексеевск» халык предприятиесе.

Котлыйбыз! Хезмәтегез өчен рәхмәт, игенчеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев