Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

«Алга» хуҗалыгы көнбагыш чәчүне 9 майга кадәр тәмамларга ниятли

Алексеевск районында «Алга» ЧҖҖ беренчеләрдән булып көнбагыш чәчүгә кереште — бу язгы чәчү кампаниясенең мөһим этабы.

Хуҗалыкта һава торышының уңай торуыннан файдаланып, техниканы вакыт сузмыйча кырларга чыгарганнар.

Эшләр ике сменада алып барыла, бу югары темпны сакларга мөмкинлек бирә. Бер тәүлектә монда 800 гектарга кадәр мәйданны чәчәргә планлаштыралар. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесендә көнбагыш чәчү мәй-даны гомуми алганда 5817 гектар тәшкил итә. Мондый күләм төгәл оештыруны һәм барлык звеноларның бердәм эшләвен таләп итә.

Чәчү эшләрендә «Гаспардо» чәч-кечләре белән җиһаз-ландырылган дүрт куәтле К-700 тракторы катнаша. Шул ук вакытта тагын дүрт техника берәмлеге чәчү алды культивациясен башкара — алар алданрак эшләп, туфракны чәчүгә әзерли. Бу өзеклекләргә юл куймаска һәм җитештерү процессын туктаусыз тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Хуҗалыкта «Тальда» сортлы көнбагыш чәчелә. Бу сорт инде үзен тотрыклы һәм уңышлы булуы белән күрсәтте, безнең климат шартларына яхшы яраклаша. Белгечләр агротехнологияләрне төгәл үтәгән очракта, ул яхшы нәтиҗә бирер дип көтелә.

Моннан тыш, хуҗа-лыкта чәчү сыйфатына аерым игътибар бирелә: чәчү нормалары саклана, орлыкларның җиргә чәчү тирәнлеге һәм тигез бүленеше контрольдә тотыла. Бу үсентеләрнең тишелеп чыгуына һәм алга таба үсешенә турыдан-туры йогынты ясый. Мондый алым эшләрне вакытында тәмамлауны гына түгел, ә киләчәктә тотрыклы уңыш алуга да нигез сала.

Барлык эшләр дә технологик срокларны саклап, сыйфатны югалтмыйча башкарыла, бу иң мөһиме. Хуҗалыкта хәзер салынган нигез сезон нәтиҗәләре буенча лаеклы уңыш алырга мөмкинлек бирер дип уйлыйлар.

Механизаторлар сүзләренчә, кампания эшлекле, оешкан ритмда бара. Кешеләр нәтиҗәгә юнәлгән, һәркем бу чорның мөһимлеген аңлый.

— Эш яхшы бара, техника үзен аклый, — ди «Алга» ЧҖҖ механизаторы Гыйльметдинов Илнур Нургазиз улы, ул хуҗалыкта 1993 елдан бирле эшли. — Һава торышы комачауламаса, яңгырлар булмаса, эшне яхшы темпта һәм   тиз арада тәмамларбыз.

«Алга» ЧҖҖда көнбагыш чәчүне 9 майга кадәр тәмамларга планлаштыралар. Әмма, гадәттәгечә, күп нәрсә һава шартларына бәйле булачак. Хәзер аграрийлар өчен темпны киметмәү һәм һәр уңайлы көнне мөмкин кадәр нәтиҗәле файдалану мөһим.

Районда язгы чәчү кампаниясе дәвам итә, һәм «Алга» кебек хуҗалыклар барлык эшкә ышанычлы ритм бирә. Нәкъ менә хәзер киләчәк уңышның һәм азык-төлек тотрык-лылыгының нигезе салына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев