Алмагачны ничек сайларга?
Бистәбезнең берничә урынында төрле питомниклардан килеп үсентеләр белән сәүдә итәләр. Аларны ничек сайларга? Редакциябезгә алмагач сатып алуда киңәш сорап язган Роза ханымның хатына җавап бирү өчен һәвәскәр бакчачы Лилия ханымга мөрәҗәгать иттек.
- Лилия ханым, алмагачны дөрес итеп ничек сайларга?
- Уңыш мул булсын дисәң, үсентеләрне дөрес сайлый белү бик мөһим. Җимеш агачы үсентесе никадәр яшьрәк булса, ул шулкадәр тизрәк үсеп китә. Үсентенең артык озын булып үскәнен сайламагыз, барыннан да элек, игътибарны тамырга юнәлтегез.
Туфрактан казып алганда үсентенең тамырлары әйбәт сакланганмы - сатып алучы башта шуны карарга тиеш. Тамыр системасы яхшы, нык булган очракта гына үсенте яңа урында тиз үсеп китәчәк. Аннары тагын бер мөһим нәрсә - тамырларның кипмәгән булуы бик әһәмиятле. Сез сайлаганда үсентесен суда тоткан яки эченә юеш туфрак салып, целлофанга төргән сатучы янына барыгыз. Яшь тамырның кәүсәдәге кебек кибүдән саклый торган аерым капламы юк, шуңа күрә дә, әгәр тамыр бераз гына булса да җилдә яисә кояшта торган икән, аны инде корыган дип санарга да мөмкин.
Белгечләр шулай ук үсентенең кайрысын да тикшереп карарга мөмкин икәнлеген әйтәләр. Әгәр дә ул аз гына булса да җыерчыклана төшкән икән, бу аның питомниктан күптән казып алынган булуы, инде кибә башлаганлыгы турында сөйли. Тырнак очы белән кайрыны чак кына кузгатып карасагыз, исән үсентенең кайры асты - яшькелт, ә инде һәлак булганыныкы коңгырт-кара төстә булыр. Үсентенең яфраклары бар икән, бу аның исән икәнлеге турында сөйли, әмма утыртканда ул яфракларны, бөресенә зарар китерми генә, өзеп ташларга кирәк.
Үсентене тизрәк бакчага утырту турында да кайгыртыгыз.
- Мәсәлән, агачны сатып алдык, ди, утыртуну нәрсәдән башларга?
- Җимеш агачын яз көне утыртканда, кагыйдә буларак, аның чокырын көздән казып калдыралар. Шулай эшләгәндә үсентене җиргә туң беткәнче үк утыртып калдырырга да мөмкин.
Көздән казылган чокырның өчтән бер өлешенә кадәр туфрак салып калдыралар. Ул язга кадәр бераз утыра, ягъни басыла төшсә дә, асылда көпшәк хәлендә кала, үзенә кар суларын да әйбәт сеңдерә. Агач үсентесен утыртканда мондый чокырга суны азрак салсаң да җитә.
Агач утыртыр алдыннан чокырга ашлама салырга онытмаска кирәк. Монда органик ашлама да, минераль ашлама да файдалы. Органика сыйфатында янган торф кулланыла. Яңа, ягъни чи тирес салырга ярамый, чөнки черү процессы вакытында ул яшь үсентенең тамырын пешерергә мөмкин. Аннан соң, мондый урыннарны тычканнар да бик ярата торган була.
Минераль ашламалардан фосфорлы һәм калийлы ашламалар салырга киңәш ителә.
Суперфосфат - иң күп файда бирә торган нәтиҗәле фосфорлы ашлама. Әче туфрак өчен фосфор онын да кулланырга була.
Иң яхшы калийлы ашлама - хлорлы калий.
- Җиләк-җимеш агачларын еш утыртуның зыяны бар диләр. Утыртканда алмагачның, чия, кура җиләгенең арасын күпме калдырырга икән соң?
- Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов бакчада җиләк-җимеш агачларын урнаштырганда һәм утыртканда аларны куе утыртуга юл куймаска кирәклегенә басым ясый. "Кайбер бакчачылар, күбрәк төр җиләк-җимеш һәм аларның сортларын үстерү максатыннан, бигрәк тә алмагачларны куе утырталар, хәтта ике алмагач арасын 2 метр гына итеп калдырган очраклар да аз түгел. Аннары, ике күрше арасында килешү булмаганлыктан, монысы да, тегесе дә агачларны бакча чигенә якынрак утыртырга тырыша. Нәтиҗәдә ике күршенең дә алмагачлар арасы бик якын килеп чыга. Алар, ирек эзләп, сузылып үсәләр, авыру һәм бөҗәкләр күп тарала, уңышы нык кими.
Шуңа күрә бакчачылык ширкәтләрендә алмагачларның рәт аралары да, рәттәгеләренең арасы да - 4 метр, сливаның рәт арасы - 3, ә рәттәгеләренең арасы 2,5 метр, чиянең 2 - 2,5 метр булырга тиеш. Кара карлыган һәм крыжовникның рәт араларын - 2, ә рәттәге араларын 1,5 метр итеп калдыру зарур. Кура җиләген, билгеле, бакча участогының чик буйларына бер рәт итеп, рәттәге куаклар арасын исә 0,5 метр ара калдырып утыртканда иң отышлы исәпләнә. Бакча җиләгенә килгәндә, аны түтәлләрдә 2 рәт итеп, рәттәге җиләк төпләре арасын 25 - 30 сантиметр калдырып утырту кулай булып санала, бу җиләкләрнең үсүе өчен генә түгел, ә аларны эшкәртү өчен дә уңай".
- Безнең шартларда нинди сорт алмагачлар утырту отышлырак?
- Татарстанда урман алмагачы һәм слива яфраклы яисә Кытай алмагачы төрләре киң таралган. Безнең шартларда алмагач кышка чыдамлыгы һәм озак яшәве белән (30-35 ел) аерылып тора. Ялганма сыйфатында «Мәскәү грушовкасы», әнисләр һәм эре алмалы Кытай алмагачлары үсентеләре алына. Җәйге сортлардан - «Мәскәү грушовкасы», «Июльское Черненко», «Солнцедар»; иртә өлгерешле - «Буй-буй әнис»; көзге - «Боровинка», «Алсу әнис», «Волжская красавица», «Осеннее полосатое»; соң өлгерешле - «Жигулёвское»; иртә өлгерә торган кышкы - «Гади Антоновка»; кышкы - «Башкорт чибәре», «Татар ренеты» сортлары үстерелә.
- Алмагачка суны ничек сибәргә?
- Алмагач уртача дымлылыкны ярата, фәкать коры җәйләрдә генә сугаруга мохтаҗ. Дым саклансын өчен көз сугарырга кирәк. Туфракта артык дымлылык хлорозга китерә, яфраклар вакытыннан алда коела, актив тамырлар чери.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев