Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ашлык белән тәэмин ителдек

21 августта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2012 ел уңышын урып-җыюның якынча йомгаклары буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, киңәшмә башында урып-җыюның югары темпы һәм оешканрак эш күп кенә районнарга бөртекле культуралар урып-җыюны 20 августка төгәлләргә мөмкинлек биргән. Тулаем алганда, быел тулай ашлык җыемы...

21 августта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2012 ел уңышын урып-җыюның якынча йомгаклары буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, киңәшмә башында урып-җыюның югары темпы һәм оешканрак эш күп кенә районнарга бөртекле культуралар урып-җыюны 20 августка төгәлләргә мөмкинлек биргән. Тулаем алганда, быел тулай ашлык җыемы бик аз-3 млн. тоннага якын. Шуннан соң ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, 15 июльдән дүрт атна буена урып-җыю эшләре өчен искиткеч әйбәт көннәр торды, дип басым ясап әйтте. "Бу вакыт эчендә урып-җыюны төгәлләргә өлгермәгән районнар өчен сәбәпләр оештыру характерында".
Киңәшмә барышында рапс урып-җыю һәм җирле фондка ашлык әзерләү мәсьәләләренә кагылып үтелде. "Яхшы уңыш формалаштырган районнарда бу культура гаять табышлы",-диде министр.
Шуннан соң министр катнашучылар алдында туфракны төп эшкәртү бурычларын бәян итте. "Төп эшкәртү өчен ел уңайлы килде. Яңгырлардан соң туфрак йомшарды, көзге культуралар чәчү өчен басулар әзерләнде һәм күпләрдә урып-җыю төгәлләнде",-дип өстәде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Мисалга "Родина" колхозында бу эшләрнең әйбәт оештырылуын китерде.
Видеокиңәшмә тәмамланганнан соң район башлыгы Владимир Козонков үзебезнең агрокомплекстагы хәлгә аңлатма бирде, уңышлылык югары булмауга да карамастан, район үзен ашлык белән тулысынча тәэмин итте, диде, механизаторларга сыйфатлы итеп башкарылган эшләре өчен рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев