Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авиация кырга чыкты: район хуҗалыклары ашлама кертүне дәвам итәләр

Язның иртә килүе үзенекен итә, март ахырында ук район кырларында үсемлекләрне тукландыру тулы куәткә бара.

Аграрийлар ашламаны мөмкин кадәр тизрәк кертү өчен һәр аяз һәм коры көннән файдаланып калырга ашыгалар. Моның өчен хуҗалыклар авиацияне дә җәлеп итте.


Ике очу отряды «КШ-Агро» бүлекчәләре кырларында эшли. Очып китү һәм төшеп туктау өчен полосалар бераз кипшенгәч үк, Ан-2 самолетлары Зирекле һәм Савинск бистәсеннән ерак булмаган мәйданга төштеләр. Ашламаны шул рәвешчә кертеп, уҗым культу-раларын тукландыралар.

Болай эшләү вакытны да янга калдыра һәм мәйданнар күләмен дә арттыра, ә бу исә күпьеллык үләннәргә һәм уҗымнарга минераль матдәләр кертүне кыска вакыт эчендә тәмамларга мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта канатлы машиналарның берсе Сахаровкадан ерак түгел кырны эшкәртә.


31 мартка авыл хуҗалыгы берләшмәләре уҗымнарны тукландыруның яртысын төгәлләделәр, 11 мең гектардан артык җирне эшкәрттеләр. Бу мәйданнарның яртысы «Алексеевск» халык предприятиесенә туры килә, биредә планның 85% үтәлгән. Күпьеллык үләннәрне дә тукландыру дәвам итә. Шулай итеп, 6664 гектар мәйданда минераль ашламалар кертелгән инде. Мартның соңгы көненә» КШ-Агро» һәм «Родина» кол-хозлары күпьеллык үләннәрне тукландыруны тулысынча төгәлләделәр.

***
Ә кичә, кырларга беренче тракторлар чыкты. Шулай итеп, «КШ-Агро» һәм «Алексеевск» халык предприятиесе хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне тырмалауга кере-штеләр. Беренче көн эчендә барлыгы 452 гектар җир тырмаланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев