Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Беренче көнне «Алексеевск» халык предприятиесенең берьюлы 8 комбайны кырга еккан борчакны җыерга чыкты

Бер көн алдан, предприятие механизаторлары Коры Көрнәле янындагы кырны чаптылар.

Биредә район башлыгы Сергей Демидов катнашында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең күчмә киңәшмәсе дә узды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Газинур Мусин хуҗалыкларның кырга чыгуга әзер булулары турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, районыбызда уракның беренче этабы - бөртекле-кузаклы культураларны җыю. Ә якынча бер атнадан көзге культураларны урып-җыюга да керешергә мөмкин булачак, әгәр дә һава торышы шундый ук эссе булса алар өлгереп җитәчәкләр.

Район башлыгы Сергей Демидов хуҗалык җитәкчеләренең сорауларын һәм тәкъдимнәрен тыңлады һәм аграрийларга яхшы уңыш алуларын теләде. Шулай ук ул куркынычсызлык техникасын үтәүнең мөһимлегенә басым ясады.

Ул арада комбайннар кырда 2020 ел уңышын җыя башладылар инде. Шулай итеп беренче бункерны Фәрхат Бадрунов җыйды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, борчакны әлегә «Алексеевск» халык предприятиесендә гына җыялар. Югары дәрәҗәдәге техника белән тәэмин ителгәнгә предприятие башта бу культураны ега, ә аннары аны җыеп ала. 21 июльгә механизаторлар 810 гектар борчак екканнар һәм аны 2200 тоннага якын суктырганнар инде.

Ул арада район аграрийлары көзге бодайны да урып-җыюга кереште. Шулай итеп кырга «Кызыл Шәрык» бүлекчәсе игенчеләре чыкты. «Востокзернопродукт»ның биш комбайны Ромоданнан ерак түгел эшли. Предприятие игенчеләре 272 гектар һәм 900 тоннага якын икмәк суктырган. Шулай ук «Алексеевск» халык предприятиесе һәм Гатин КФХсы комбайнчылары да көзге культураларны суктырып карау өчен чыкты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Валерий Поповнин сөйләвенчә, көзге бодайны урып-җыюга тулысынча керешергә дымлырак булуы мөмкинлек бирми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев