Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бездә өйрәнер нәрсәләр бар

Волгоград өлкәсенең Быковск районы авыл җирлекләре башлыклары авылда дәүләт программаларын тормышка ашыру буенча идарә итү тәҗрибәсен уртаклашу өчен районыбызга килделәр.

Үз программаларын кунаклар бистә буйлап экскурсиядән башладылар. Бик шатланып Воскресенск чиркәвенә, В.И. Абрамов исемендәге туган як музеена керделәр, "Пчелка" балалар бакчасында булдылар. Аннары кунаклар район башлыгы Владимир Козонковның озата баруында Сахаровкага киттеләр, анда авылның истәлекле урыннарын карадылар. Авыл мәдәният йортында Быковск районы хакимияте башлыгы Наталия Поволокина Сталинград сугышында катнашкан Анна Тимофеевна Гунинага символик бүләк тапшырды һәм аңа шәһәрне саклаганы өчен рәхмәт әйтте. Сугыш елларында ул элемтәче була, сугыштагы батырлыклары өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Биредә үк, клубта, Сахаровка авыл җирлеге мисалында Алексеевск һәм Волгоград түрәләре тәҗрибә уртаклаштылар. Кунакларны район тормышының авылларны су белән тәэмин итү һәм яктыртудан алып, чүп-чарны чыгарып түгү һәм сукбай этләр проблемасына кадәр бөтен вак-төяк нәрсә кызыксындырды. Волгоградлыларны бигрәк тә районның заем акчаларын файдаланмавы һәм үзара салым системасын актив кертүе гаҗәпләндерде. Алар шулай ук һәр авылның диярлек үз "хуҗасы" булган идарә итү системасын уңай яктан билгеләп үттеләр. Сәяхәт Биләр музей-тыюлыгында тәмамланды.

Районда алган тәэсирләре белән Быковск районы хакимияте башлыгы Наталия Поволокина уртаклаша:

- Безнең төбәкнең үз сугышчан тарихы бар, ул Совет елларында нык үсте. 90нчы еллардан соң производствобыз, колхоз-совхозларыбыз тәки күтәрелә алмады. Хәзер үсешкә ниндидер этәргеч аласы, безнең шартларда нәрсәгә ябыша алуыбызны аңлыйсы килә. Минем хезмәттәшләрем барысын да губка кебек үзләренә сеңдерәләр. Өебезгә кайткач, күргәннәребез турында тагын бер кат уйлаячакбыз. Барысын да акча хәл итми бит, акча булган өстенә баш та кирәк. Хәтта законга таянып эшләргә, мәсәлән, нәрсә өчен булса да штраф салырга була, ләкин максатка ирешеп булмаячак. Бурычны үтәү өчен бер карарга килергә дә мөмкин. Бервакыт Владимир Путин болай дигән иде: саботажның аерым бер төре бар, законны мактау һәм, аны бозудан куркып, шуның белән үз-үзеңне аклап, бернәрсә дә эшләмәү. Мин бездә андый нәрсә кайдадыр бар, дип уйлыйм. Андый адымга бару өчен безгә ниндидер креативлык, кыюлык җитеп бетми. Менә сез районда ветераннар программасын файдаланып, алар өчен урам-урам өйләр салгансыз. Ветераннар юк. Ләкин кешеләр, аларның оныклары яши, сез халыкны үз җирегездә тотып, хезмәт ресурсларын саклап калгансыз. Ә без, гафу итегез, инвалидка федераль бюджеттан бер тиен бирергә дә куркабыз, чөнки ул күптән инде фатирын саткан һәм хәзер тораксыз калган. Без Татарстанның казанышлары турында күп ишеттек, ләкин хәзер үз күзләребез белән күрәбез һәм барысы турында да яңадан уйланабыз. Әлбәттә, Президентның указларын үтибез без, ләкин үсәсе килә. Менә сезнең идеяләрегез һәм эшләрегездән илһам алу өчен без бирегә килдек тә инде.

Сүз уңаеннан әйткәндә, бүген районның 16 хәрби-патриотик клубында катнашучысы Волгоград өлкәсенә китте. 7 майга кадәр алар Россошка авылы янында һәлак булган солдатларның мәетләрен эзләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев