Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чәчү тулы куәткә бара

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча сабан культураларын беренчеләрдән булып "Алга", "Родина", "Элита" хуҗалыклары, "Хаммәтвәлиев", "Гомәров" крестьян-фермер хуҗалыклары, шулай ук "Северное Алексеевское", "ВЗП Билярск" авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм аграр колледж төгәлләде.

Районда 20 мең гектар сабан ашлык чәчелде. Терлек азыгы һәм техник культураларны чәчү төгәлләнеп килә. 13 майга барлыгы 38100 гектар чәчелде.


Быелгы чәчүдә "Хорш" комплекксында 974 гектар чәчкән "Родина" колхозыннан Илнур Шәфигуллин, (аның турында газетабызның киләсе санында сөйләнәчәк), "Алга" колхозыннан Ирек Вәлиуллин (ДТ-75 тракторында 786 гектар чәчкән) һәм "Северное Алексеевское"дан "Моррис" комплексында 400 гектардан артык чәчкән Юрий Байков иң яхшы механизаторлар булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев