Чит илнекеннән ким түгел
Татарстан башкаласында сентябрь урталарында башланып киткән һәм һәр шимбәдә оештырылган авыл хуҗалыгы шәһәр ярминкәләрендә безнең район да катнашты. Хуҗалыклар, предприятие, крестьян ху-җалыклары һәм авыл җирлекләре инде сигез шундый ярминкәдә актив катнашып, казанлыларга кулай бәядән төрле продукция тәкъдим иттеләр. Гадәттә ярминкәләр үз эшен иртә, сәгать 7дә үк башлый, әле урамда караңгы...
Татарстан башкаласында сентябрь урталарында башланып киткән һәм һәр шимбәдә оештырылган авыл хуҗалыгы шәһәр ярминкәләрендә безнең район да катнашты.
Хуҗалыклар, предприятие, крестьян ху-җалыклары һәм авыл җирлекләре инде сигез шундый ярминкәдә актив катнашып, казанлыларга кулай бәядән төрле продукция тәкъдим иттеләр.
Гадәттә ярминкәләр үз эшен иртә, сәгать 7дә үк башлый, әле урамда караңгы була: "Шул вакытка, әле иртәрәк тә, без урынга килеп җитәбез. Сатып алучыларыбызны көтеп, алып килгән товарларыбызны прилавкаларга тезәбез һәм сәүдә җанланып киткәнне көтәбез, ди производство-маркетинг бүлегенең өлкән белгече һәм район ярминкәләрен оештыручы Ирина Сәләхиева. - "ВАМИН-Татарстан" ААҖның "Алексеевск сөт-консерв комбинаты" филиалы җитештергән сөт бик тиз сатылып бетә. Аңа чират, элекке еллардагы кебек тезелә, кем банкалар, кем бидоннар белән килә. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки аның 1 литры 18 сум, керемнәре уртача, яшәү минимумыннан артмаган кешеләргә аеруча кулай, өстәвенә сатып алучыларның төп контингенты-бу өлкән яшьтәге гражданнар.
Ирина Михайловна үзенең күзәтүләрен дәвам иттереп: "Шулай ук башкалага алып килгән сөт-консерв комбинаты җитештергән май; авыл җирлекләре алып килгән йомырка, каймак, сөт; И.Н. Гомәров крестьян хуҗалыгыннан бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, чөгендер һәм суытылган авыл ите (дуңгыз итенең килограммы - 180 сумнан, сыерныкы - 190 сумнан алып) бик тиз сатып бетерелә. Соңгы ярминкәләрнең берсендә "Элита" ЧҖҖ шәһәр халкына дуңгыз итенең килограммын 150 сумнан тәкъдим итте. "Алга" колхозы барган саен сыер ите, ә "Родина" колхозы үз кырларында үстергән солы һәм карабодай ярмасы тәкъдим итә, бәясе 6 һәм 30 сумнан»,-диде.
Оештыручы билгеләп үткәнчә, һәр ярминкәдә Лебедино авыл җирлеге башлыгы Юрий Тюкарев бик актив катнаша икән: эше никадәр генә тыгыз булуга карамастан, ул һәрчак Казанга чакыруга беренче булып җавап бирә. Җитез генә (гадәттә ул сарык ите, сөт продукциясе, яшелчәләр тәкъдим итә) сатарга да, чәй белән сыйларга да өлгерә. Казан халкын үзләренең продукцияләре белән сөендергән башка авыл җирлекләрен, хуҗалыклар һәм предприятиеләрне дә билгеләп үтәсе килә, болар - Ромодан, Войкино, "Алга"колхозы, райпо һәм "Эдем" ЧҖҖ.
Андый сатулардан авыл кешеләре зыян күрми, чөнки күпләре өчен шундый чараларда катнашу үз хуҗалыкларында җитештергәнне сата алуның бердәнбер мөмкинлеге. Өстәвенә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр ярминкәләрендә катнашучыларга дәүләт субсидияләре бүлеп биреп, транспорт чыгымнарын киметә. 29 ноябрьдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматы буенча 50% чыгымнар кире кайтарылган инде. Калган 50сен кешеләр идарә хисап документларын тапшырганнан соң алачак, нигездә ягулык-майлау материаллары чыгымнарына 100 процентлы компенсация карала.
Быел каты суыклар башланганчы, Татарстан башкаласында 8 һәм 22 декабрьләрдә тагын ике ярминкә үткәрү планлаштырыла. Шуңа күрә үз продукциясен сатарга һәм акча эшләргә теләүчеләр моннан файдалана алачак. Алексеевск районыннан килүчеләр гадәттә Совет районының Зәкиев урамындагы "Азино" базарына якын территориядә яисә " Перекресток" кибете янындагы мәйданда урнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев