Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ел уңышлы булды

Район башлыгы Владимир Козонков Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте көне алдыннан барлык авыл кешеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. "Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Сезнең хезмәтегез үтә кирәкле, чөнки илебезнең азык-төлек иминлеге, иҗтимагый, сәяси тотрыклылыгы, иртәгесе көнгә ышаныч беренче чиратта игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар һәм авыл хуҗалыгы башка өлкәсендәге белгечләрнең хезмәте нәтиҗәсе. Быелгы ел,...

Район башлыгы Владимир Козонков Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте көне алдыннан барлык авыл кешеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Сезнең хезмәтегез үтә кирәкле, чөнки илебезнең азык-төлек иминлеге, иҗтимагый, сәяси тотрыклылыгы, иртәгесе көнгә ышаныч беренче чиратта игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар һәм авыл хуҗалыгы башка өлкәсендәге белгечләрнең хезмәте нәтиҗәсе.
Быелгы ел, һава торышы тотрыклы булу сәбәпле, уңышлы булды: районда ике еллык ашлык һәм азык-төлек запасы җыеп алынды, 9 айга 30 мең тонна сөт, 3 мең тоннадан артык ит җитештерелде. 26 гектар көзге культуралар чәчелде.
Шәхси хуҗалыклар да үсештә. Хуҗалык итүнең кечкенә формаларын үстерүне стимуллаштыру юнәлеше буенча "АПКны үстерү" проектын тормышка ашыру кысаларында, район халкына барлыгы 400 млн. сум кредит бирелде. Күп кенә гаиләләр тормышның базар шартларына җайлашты һәм тырыш, уңган хуҗалар булып тора. Нәкъ менә алар авыл яңадан аякка бассын өчен тырышып хезмәт итә.
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, әзерләүче һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре! Сезгә ихлас күңелдән авыр, ләкин намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев