Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хезмәтегез өчен рәхмәт

Җәйләр артта калды, җәйләр белән бергә 2012 елның урып-җыю кампаниясе дә. Районда 72, 6 т. ашлык җыеп алынды. Кырларда 100 комбайн һәм 70 ашлык ташучы йөк автомобиле эшләде. Урып-җыю йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, халыкны еллык икмәк белән тәэмин итүче алдынгыларны, иң яхшы комбайнчы һәм машина йөртүчеләрне билгели....

Җәйләр артта калды, җәйләр белән бергә 2012 елның урып-җыю кампаниясе дә. Районда 72, 6 т. ашлык җыеп алынды. Кырларда 100 комбайн һәм 70 ашлык ташучы йөк автомобиле эшләде. Урып-җыю йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, халыкны еллык икмәк белән тәэмин итүче алдынгыларны, иң яхшы комбайнчы һәм машина йөртүчеләрне билгели.

Быелгы урып-җыю лидеры "ВЗП Северное Алексеевское" ААҖдан Валерий Левин булды, ул үзенең "Лексион"ында 1610 тонна ашлык суктырган. "Ясная Поляна" ЧҖҖдан Борис Кирьянов аңардан бары тик 6 тоннага гына калышты-аның 1604 тонна. Өченче һәм дүртенче урыннарда "Ясная Поляна" вәкилләре: Хисмәтов Рәфкат (1353 т.) һәм Косов Владимир (1273 т.).
"Мега" комбайнында иң яхшы урып-җыючы "ВЗП Биләр" ЧҖҖдан Алексей Данилов. Аның нәтиҗәсе-1568 тонна. Аннан "ВЗП Южное Алексеевский ф-л" ЯАҖдан Шәфиков Шамил - 1436 т., "ВЗП Биләр" ЧҖҖдан Капитонов Евгений-1349 т., "ВЗП Южное Алексеевское ф-л" ЯАҖдан Александр Максимов-1233 т.
"Кейс"ларда "Элита" ЧҖҖ комбайнчылары-Рогожкин Олег һәм Никашов Андрей иң күп ашлык - 780 һәм 710 тонна суктырганнар.
Үзебездә җитештергән машиналарда ашлык суктырган игенчеләрне аерым атап үтәсе килә. "Алга" колхозыннан комбайнчы Равил Кыямов "Акрос"та 1107 тонна суктырган. Кирилов Григорий һәм Петр Кабанов (икесе дә "Ясная Поляна" дан) аңардан җитди артта калганнар, аларның 792 һәм 495 тонна.
"Дон-1500"дә эшләү-челәр Дмитрий Семенов ("Родина" колхозы) 1003 тонна һәм Ситдыйков Ринат ("Алга" колхозы) 937 тонна. Ә "Алга" колхозыннан Латыйпов Айрат һәм Курмаев Ильяс үзләрнең "Нива" СК-5ләрендә 578 һәм 526 тонна суктырдылар.
Машина йөртүчеләр арасында бик киң автопарк күзәтелми, барлык алдынгылар да үзебезнең КамАЗларны кулайрак күрәләр. Алар арасында "Ясная Поляна" ЧҖҖдан Илдус Галиев иң алдынгы булып тора. Ул кырлардан 2082 тонна икмәк ташыган. Шулай ук Фердинанд Вәлиев ("Алга" колхозы), Госман Баһавиев ("Родина" колхозы), Ришат Хисамиев ("Родина" колхозы), Сергей Савченков ("Элита" ЧҖҖ), Альберт Буранов ("Алга" колхозы), Юрий Панишев (ВЗП "Южное"), Владимир Рузанов (ВЗП "Южное"), Илдус Закиров ("Элита" ЧҖҖ) һәм Юрий Никифоров ("Элита" ЧҖҖ) иң яхшы унлыкка керделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев