Илдар Халиков: “Район беренче унлыкта булырга тиеш”
2 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Алексеевск районы басуларын очып әйләнде.
Территорияне карап чыкканнан соң Премьер район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары белән очрашты. Очрашуда төп мәсьәлә кыр эшләре барышына багышланган иде. Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков, сабан культураларын чәчү атна дәвамында тәмамланачак, дип ышандырды:
- Районда 90 мең гектарга якын сөрү җире бар, шуның 50 процентын бөртекле культуралар җире алып тора. Аларның 25 мең гектары - көзге һәм 20 мең гектарга якыны - сабан культуралары. Безнең көн саен 3 мең гектар чәчәргә һәм 7 майга бөртекле ашлык чәчүне төгәлләргә хәлебездән киләчәк.
Очрашуда катнашкан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, Алексеевск районы үзенең потенциалын ахырына кадәр ачып бетерә алмый, диде:
- Бу - республика агропромышленность комплексы өчен зур һәм әһәмиятле объект, ләкин шундук әйтеп куям: локомотив түгел һәм әлегә җитәрлек кадәр нәтиҗәле эшләми. Бар нәрсәнең дә объектив һәм субъектив сәбәпләре бар, рейтингны да төрлечә кабул итәргә мөмкин. Ләкин 29нчы урында булу сезнең районга килешми. Сезнең гамәлгә ашмаган потенциалыгыз бик күп. Соңгы ике ел районда өстенлек итүче инвесторларның финанс хәле аркасында бик катлаулы булды, бу терлекләр санында һәм хуҗалыкларның башка тармакларында чагыла. Терлекчелек белән хәл яхшырса да, быел терлекләр саны артты, шул исәптән сыерлар 700гә күбәйде. Сөт җитештерү 18 процентка артты. Илдар Халиков шулай ук, Алексеевск районы хәлне үзгәртә ала, дип билгеләп үтте:
- Районда территория буенча да, эре инвесторлар буенча да шартлар уңайлы. Проблемаларга игътибар итәргә кирәкми - алар бөтен җирдә бар. Һәм, әлбәттә, 29нчы урыннан унлыкка күтәрелергә мөмкин, хәтта кирәк тә. Беренче кварталда уңай үзгәрешләр күренде инде. Районда потенциал бар. Чәчүне җиде көндә үткәрергә, дигән бурыч куелды, алар өчен яхшы старт мөмкинлекләре бар. Әлбәттә инде, авыл хуҗалыгының югары технологиялелеген күтәрергә (шул исәптән гаилә фермалары буенча да) кирәк. Район гаилә фермалары эшли башлаганда лидер иде, хәзер үзенең эшен туктатты. Сезгә шушы яхшы көннәрне максималь файдалануыгызны, кырларга мөмкин булуга ук чыгуыгызны телим. Тикмәгә генә, язгы көн ел туйдыра, димиләр бит.
Очрашу вакытында алексеевскилылар Премьер-министрга авыр техниканың юлга чыгуы өчен югары штрафлар, төзелеп килүче авыл хуҗалыгы объектларына электр энергиясен тоташтыру һәм гаилә фермаларына килү-китү юлларының булмавы кебек кайбер сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Илдар Шәфкат улы аларны хәл итүдә булышырга вәгъдә бирде һәм, барлык гаилә фермаларына юллар теләсә нинди очракта да сузылачак, дип ышандырды.
Очрашуда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев