Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Җир хөрмәт итүне сорый

14 майда кичке сәгать 7дә район башлыгы В.Козонков тулаем чәчү кампаниясенең торышын җентекләп тикшерү өчен "Элита" ЧҖҖ басуларында авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләрен җыйды. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм"Элита" җитәкчесе Ю. Беловның кыска гына хисапларыннан соң район башлыгы эшләр торышына тулы тасвирлама бирде. Көзге культуралар, аларга күтәренке игътибар булуга да карамастан,...

14 майда кичке сәгать 7дә район башлыгы В.Козонков тулаем чәчү кампаниясенең торышын җентекләп тикшерү өчен "Элита" ЧҖҖ басуларында авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләрен җыйды.

Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм"Элита" җитәкчесе Ю. Беловның кыска гына хисапларыннан соң район башлыгы эшләр торышына тулы тасвирлама бирде. Көзге культуралар, аларга күтәренке игътибар булуга да карамастан, бер дә сөендерми. Шуңа күрә, диде Владимир Константинович, хәлне төзәтү буенча чаралар күрергә кирәк. Җитәкчеләр игътибарын сезонның төп бурычына-ашлык формалаштыруга юнәлдерде. Моның өчен өч мөһим нәрсәне үтәргә-көзге культуралар җирендә чүп үләннәргә каршы көрәшне көчәйтергә, сабан ашлыкны тулы кыйммәтле тукландырырга һәм аны вакытында тырмаларга кирәк. Көзге культуралар зәгыйфь урыннарда аларны парга калдырырга, ә менә хуҗалыкларда булган пар җирләренә кичекмәстән сабан ашлык чәчәргә тәкъдим итте. В.Козонков "Сельхозхимия" җитәкчесе Ю.Кунаевка хуҗалыклар белән известьлауга килешү төзүне ашыктырырга кушты. Әлбәттә, кайбер җитәкчеләрне тәнкыйтьләмичә дә булмады, ләкин бу, кем әйтмешли, файдага гына.
Бүгенге көндә «Родина», «Алга» колхозлары, «Нива»ЧҖҖ, «Элита»ЧҖҖ, «Колос»ЧҖҖда чәчүне төгәлләделәр. Бер атнадан инвесторлар чәчеп бетерәчәк. Район механизаторлары арасында чәчү мәйданнары буенча "Родина" колхозыннан А. Козлов (1502 га), "Ясная поляна" ЧҖҖдан А.Вашарин (1237 га) һәм В.Савельев алда баралар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев