Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кырларда эшләр гөрли

Район кырларында язгы кыр эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Алексей Козин безгә сөйләгәнчә, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы берләшмәләре бик тиз арада тукландыруны, күпьеллык үләннәрне тырмалауны, көзге культураларны тукландыруны тулысынча тәмамладылар.

Тукландыруны тиз арада тәмамларга "Туман" һәм "Роса" пневмоходларын файдалану, шулай ук авиацияне куллану да ярдәм итте. Туңга сөрелгән җирне тырмалау да тәмамланып килә. Күп хуҗалыклар сабан культураларын чәчәргә кереште. "Алексеевское" халык предприятиесе, "Северное" ВЗП", "Родина" һәм "Алга" колхозлары, "Элита" хуҗалыгы, Р.М. Хәмитов һәм Н.М. Козин крестьян-фермер хуҗалыклары беренчеләр рәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев