Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кырда эшләр таңнан-таңга кадәр бара

9 октябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде.

Безнең тормышта бу тармакның әһәмияте бе-ренче планда, чөнки Россиябез суверенитеты азык-төлек иминлегенә турыдан-туры бәйле. Алексеевскилыларның һәркайсы агросәнәгать комплексы эшенә үзенчә зур өлеш кертә, халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүдә зур көч куя. «Кызыл Шәрык» һәм «Алексеевск» халык предприятиесе механизаторларының туңга сөрү эшләре төнлә дә оештырылуы моның ачык мисалы. “Төньяк Алексеевск” ВЗП хезмәткәрләре дә сөрүлекләрне эшкәртү эшен ике сменада оештырдылар. Алар туры мәгънәдә таңнан -таңга кадәр эшлиләр: иртән-ге биштән кичке бишкә кадәр һәм иртәнге 17.00 дән 5кә кадәр. Алар арасында Алексей Вашарин да бар,  төнге сменага килгән, бүген ул Сахаровка янындагы басуда. Эш башланыр алдыннан механизатор «Ростсельмаш»ның энергиягә бай тракторын карап чыкты, двигателенә май өстәде һәм сабанны тикшереп кыр-га чыгып китте. Аңа юлны көчле фонарьлары яктырта, ә төнлә белән эшләргә электроника һәм зур тәҗрибә ярдәм итә. Бу хуҗалыкта туфракны эшкәртүгә барлыгы 6 трактор җәлеп ителгән, шуларның икесе төнлә эшли.

Мондый хезмәт “Алексеевск” халык предприятиесендә дә оештырылган, анда басуларда  көндез 10, төнлә 8 трактор эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев