Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район кырларында эш кайный: урып-җыю һәм азык әзерләү тулы куәткә бара

Уракның беренче нәтиҗәләре

Урып-җыю кампаниясенең темплары көчәя бара. Эссе һәм коры һава торышы аграрийларга уракка гадәттәгедән күпкә иртәрәк керешергә мөмкинлек бирде.

Район игенчеләре иртә таңнан кичкә кадәр уңыш өчен көрәш алып баралар. Кырларда көзге бодай, арыш һәм борчак суктыруда гөр килеп 60тан артык комбайн эшли. 13 июльгә авыл хуҗалыгы берләшмәләре 3189 гектар мәйданда 7267 тонна ашлык суктырганнар. Уртача уңыш 1 гектарга 22,8 центнер тәшкил итә. Көзге бодайны урып-җыюга барлык хуҗалыклар диярлек керештеләр. 2841 гектар мәйданда 6650 тонна ашлык суктырдылар, ә уңыш бер гектарга 23,4 центнер тәшкил итә. Көзге арышны Кызыл Шәрык хуҗалыкларында урып-җыялар, анда 100 гектардан 170 тонна ашлык суктырдылар.

«Алексеевск» халык предприятиесендә борчакны теземнәрдән суктыралар. 13 июльгә хуҗалыкта 248 гектар мәйданда 450 тоннага якын ашлык суктырганнар.

Урак барышын һәм техниканың урып-җыюга әзерлеген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов бәяләде. Ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, Гостехнадзор һәм Россельхозцентр идарәләре җитәкчеләре белән бергә комбайннарны һәм йөк машиналарын карады.

Урак алдынгыларын бүләкләү елдагыча дәвам итә. Бөртеклеләрне узган атнада иң күп суктыручылар: Акрос 585 комбайнында Захаров Иван - 334 тонна («Восток-Зернопродукт» АҖ), Акрост 595 комбайнында Зайцев Валентин -276 тонна («Алексеевск» халык предприятиесе), Лексион-540 комбайнында Бурдов Евгений - 299 тонна («Алексеевск» халык предприятиесе), Лексион-540 комбайнында Титов Дмитрий - 262 тонна («Алексеевск» халык предприятиесе). Бөртекле һәм кузаклы культураларны ектыруда иң яхшы күрсәткечләрне МакДон комбайнында Фомин Александр күрсәтте («Алексеевск» халык предприятиесе) – ул 410 га урган.

Камазда ашлык ташуда иң яхшылар: Яшин Михаил («Алексеевск» халык предприятиесе) – 632 тонна, Сколков Дмитрий («Алексеевск» халык предприятиесе) – 462 тонна.

Шул ук вакытта кырларда азык әзерләү дә дәвам итә. 13 июльгә район хуҗалыклары 45206 тонна сенаж салганнар һәм 4300 тоннага якын печән әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев