Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Родина»ның 105нче басуында

«Язгы көн ел туйдыра» дигән мәкальне истә тотып, районыбыз игенчеләре чәчүне узган ял көннәрендә башладылар. Якшәмбе көнне төштән соң явып узган яңгыр аз дигәндә төшкә кадәр басуга чыгарга мөмкинлек бирмәячәк, дип фаразлап, без "Родина" колхозы механизаторларын, аларны эшләреннән аермас өчен, старт алдыннан туры китерү өчен баштан автопаркка кереп чыктык. Туры...

«Язгы көн ел туйдыра» дигән мәкальне истә тотып, районыбыз игенчеләре чәчүне узган ял көннәрендә башладылар.

Якшәмбе көнне төштән соң явып узган яңгыр аз дигәндә төшкә кадәр басуга чыгарга мөмкинлек бирмәячәк, дип фаразлап, без "Родина" колхозы механизаторларын, аларны эшләреннән аермас өчен, старт алдыннан туры китерү өчен баштан автопаркка кереп чыктык. Туры китерә алмадык. Биредә практикадагы ике егет-аграр колледжның икенче курс студентлары Ранис белән Максим, "Нью Холланд" тракторыннан һәм "Хорш" чәчкеченнән торган Толя Козлов җитәкчелегендәге чәчү комплексы күптән инде машина йортыннан чыгып китте, дип аңлаттылар. "Без дә чәчүгә җыенабыз, менә күрәсезме, чәчкечне әзерлибез",-диделәр алар горурлануларын яшермичә.
"Йөз бишенчегә" ничек барырга күрсәтмә алып, чәчүчеләрне эзләп киттек. "Сулга борылырга, аннары тагын бер кат борылырга",-диделәр алар. Без шулай иттек тә. Хәйләкәр хәрәкәт итеп, озын-озакка сузмыйча, эзләгән нәрсәбезне бик тиз таптык. Чыннан да, андый агрегатны күрмичә мөмкин түгел иде. Биниһая зур ачык кызыл төстәге тагылма таккан ачык зәңгәр машина кап-кара сөрелгән җир һәм зәңгәр апрель күге җирлегендә әллә кайдан күренеп тора иде. Бер тапкыр әйләнгәч, әкәмәт механизм, немец һәм Голландия инженерлары баласы орлык һәм ашлама салу өчен туктап калды.
Җирнең дымлырак булуыннан зарланып алгач, акыллы могҗизаи машинаны тагын бер кат мактагач, Анатолий Козлов эш арасында гына быелгы сезонның аның өчен юбилей, 35нче сезон булуын әйтте һәм бункер биеклегеннән зур булмаган, ләкин ипле ярдәмчеләр квартеты белән идарә итүче дирижерга әйләнде. Гаять зур "спрут"ны (бу комплексны, мөгаен, нәкъ менә шуның белән чагыштырырга мөмкиндер) берничә кеше чолгап алган. Кемдер төрәнне чистарта, кемдер үзбушаткыч һәм төягеч белән килеп туктый. Эш кайнап тора, шуннан соң да монда калу бераз уңайсызрак булып тоелды. Инглизләр кебек хушлашмыйча гына китеп бардык. Чәчү башлану белән, сезне ир-егетләр, сезгә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев